6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән Ринат Рахматуллин: «Бәлки бу миңа кирәк тә булгандыр…»

Җырчы Ринат Рахматуллин үзенең иректән мәхрүм ителүен аңлап кабул итә. Бу хакта «Интертат»ка Ринат Рахматуллин, үзенең якын кешесе аша элемтәгә кереп, үзе хәбәр иткән.

«Бирегә эләгү, бәлки, миңа кирәк тә булгандыр… Хәзер уйланырга вакытым бар. Башым да ял итә», – диде ул.

Ринат Рахматуллин колониядә яңа җырлар язачагы турында да әйтте.

«Бирегә эләктем дип кенә иҗаттан тукталмыйм. Мин монда мәхәббәт, сагыну турындагы җырлар иҗат итәчәкмен. Һәм, әлбәттә, бер җырымда биредә кичергән минутларым, мизгелләрем дә чагылыш табачак. Мин аны срогым беткәндә генә язып бетерермен, дип уйлыйм.

Минем авыр чакта ташламаган, үземә теләктәшлек белдергән сәхнәдәш дусларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларга карата ышанычым тагын да артты. Барысына да иҗат уңышлары телим, кайткач, Аллаһ теләсә, күрешеп, бергәләп концертлар куярбыз, чыгышлар ясарбыз. Үземнең тугры тамашачыма да, җырларымны яратып тыңлаганнары өчен чиксез рәхмәтләр. Мин аларның үземне аңлауларына өметләнәм», – диде ул.

Ринат Рахматуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы эчкән килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә.

 


Фикер өстәү