Таһир Асылгәрәй: «Гаиләм янына кайта алмам, дигән идем»

Хәтерләсәгез: җырчы Таһир Асылгәрәйнең, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүен хәбәр иткән идек. Ул вакытта җырчының хәлен хатыны Наилә ханым аша белеп тордык. Инде кайтып, бераз ял итеп алгач, Таһир абыйның үзе белән элемтәгә чыктык.

– Мин – әйткәнемне эшли торган кеше. Башыма нинди уй килә, шуңа тотынам. Якыннарым моны белә. Әмма махсус хәрби операциягә китү алдан уйланылган эш иде. Мин аны йөрәгем кушуы буенча эшләдем. Тормышта җитди адымнар була бит. Минеке менә шушы иде, – ди ул. – Хәрби операция башлангач та, барып күреп кайтасым килде. 4 айга контракт төзедем. Әмма ул биш айга сузылды. Монда бару кирәк иде миңа. Анда башка тормыш. Үлемнән дә курку юк. Яшермим: баштарак ияләшеп булмый. Ә аннары син шушы халәт белән яши башлыйсың. Нинди эш кушалар, шуны үтисең. Без бит – Ватан дип, дуслык дип үскән буын. Тегендә моңа тагын бер кат инандым.

Таһир абыйның икенче никахтан кечкенә кызы бар. Аңа әле 5 кенә яшь. Сабыйны калдырып китү җиңел булмаса да, җырчы хатынына ышана.

– Тылым нык булганга, артык борчылмадым. Ә хәзер яшьләрнең гаиләсенә артык исе китми икән. Күпләре әллә сиздерми, әллә инде чынлап та гаилә кыйммәтен югалтканнар. Арада төрле кеше бар. Бер-берләрен аңлап яшәмәгәннәр дә очрый. Андыйларны инде хәрби операция генә якынайта алмый. Шуны аңладым. Ә бит гаилә бик кирәк. Аннан нинди хәлдә кайтасыңны кем белгән… Исән калсаң да, йә яралы, йә инвалид булырга мөмкинсең. Әнә шулчакта терәк кирәк булачак, – ди җырчы. –  Кайбер көннәрдә, гаиләмне башка күрә алмам инде, дигән вакытлар да булды. Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәсәң дә, уйландырды тормыш. Их, якыннарыңны бер күрсәң, кочакласаң иде, дигән чакларым күп булды.

Җырчыны чит ил фәлсәфәсенең өйләргә килеп керүе борчый. Ирләр ир булырга тиеш, ди ул. Егет белән егет тотынышып йөрүне бөтенләй кабул итә алмый. Әнә шул элеккеге дөрес тәрбия кулына мылтык тоттыра да инде аңа. Яшьләргә үрнәк буласым килде, ди ул. Үз мисалында Ватанны яратуын күрсәткән.

– Ватан бит ул илең генә түгел, ул – синең гаиләң, әниең, якыннарың. Аларны кем саклар? Чын ир-егетләр кирәк. Илең өчен утка-суга керерлек. Әллә миңа җиңел булдымы? Үзем генә беләм. Ватан хакы, илем турында уйлау яшәтте мине, – ди Таһир Асылгәрәй. – Тынычлыкны сагынып кайттым. Гел тынгысыз яшәү ардыртты. Анда кинода кебек яшисең. Уйланырга да вакыт аз. Көне-төне кеше белән аралашасың. Кайткач, ял иттем. Әле ул миңа җитмәде. Эшкә дә кереп китә алмыйча йөрим. Ә иҗат итәсе килә. Анда калган егетләр өчен борчылып торам. 2–3 атна хәбәрләре юк. Бер ротаныкы гына, элемтәгә кереп, без исән, калганнарны белмим, диде. Шулар өчен йөрәк яна. Үзем монда булсам да, уем егетләр белән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү