Татлы Арча. Тәм-том бизнесы акча китерәме?

Арчаның тәмле тортлары, баллы сый-нигъмәтләре белән бөтен республика халкы сыйлана. Районда татлы бизнес белән кызыксынып, тәмле ризыклар пешерүче осталар аз түгел. Күпчелегенең эшчәнлеге безе тортларыннан башланган. Эшмәкәрләрнең тагын бер уртак ягы – барысы да яшь булу.

Чишмә башы

Арча районында күпләп тортлар пешерүнең чишмә башы – Рәзинә Гарифуллинада, дисәк, ялгыш булмас. 2013 елда бертуган энесе Рәмзилнең тәкъдиме менә шундый зур эшкә башлангыч булыр дип, бәлки, уйламагандыр да ул.

– Әниебез без кечкенә чагында ук «Графские развалины» тортын пешерә иде. Кем килсә дә, гел шул ризыкны әзерләдек. Әнидән күреп, үзем дә пешерә башладым. Бервакыт энем: «Апа, әйдә, сатуга пешереп карыйк әле», – дип тәкъдим итте. Ул вакытта мин икенче балам белән декрет ялында идем. Башта якыннарыбыз бу эшебезнең уңышлы булуына бик ышанып та бетмәде, шуңа күрә теләктәшлек тә күрмәдек. Ләкин барыбер тәвәккәлләргә булдык, – дип искә алды Рәзинә.

Ул вакытта Рәмзил, вакытны озакка сузмыйча, торт пешерер өчен янкорма эшләп куя, мичләр сатып алалар. Балаларының үҗәтлеген күреп, әти-әниләре дә ярдәм кулы суза. Шулай итеп, 5 литрлы миксердан башланган эш 20 литрга кадәр җитә, эшли торган цех та зурая, ярдәмчеләр дә барлыкка килә.

– Тортларны башта энем белән икебез генә пешердек. Ул елны Яңа ел бәйрәменә 30 тортка заказ кабул иттек. Бик күп тоелды ул безгә. Зур көч куелды, тик кулга акча кергәч, күңел дә үсте. Эшне тагын да җәелдерергә булдык, – ди Рәзинә.

Акрынлап аларның татлы сыйлары Арча һәм Казан кибет киштәләренә менеп кунаклый. Безе һәм «Кырмыска оясы» тортлары, пироглар, печеньелар пешерәләр, соңгы вакытта йомырка сарысына гына баскан токмач сата башлаганнар.

– Биш ел бик нык эшләдек. Заказлар искиткеч күп иде. Шуннан соң әлеге эшкә күпләр алынды. «Графские развалины» тортын да күпләр пешерә башлады. Шулай да клиентларыбызның: «Сезнең тортлар иң тәмлесе», – дигән сүзләре йөрәккә сары май булып ята. Без хәзер сан түгел, сыйфат булсын дип эшлибез. Арзанлы чимал кулланмыйбыз, шунлыктан тәмлүшкәләребез бераз кыйммәтрәк бәядән сатыла. Намус белән эшләгәннең әҗере дә бар: ризыкларыбыз һәрвакыт мактаулы, – ди эшмәкәр ханым.

Гаилә бизнесы

Арчаның тагын бер булдыклы гаиләсе – Камилә һәм Газиз Салиховлар. 2017 елдан башлап әти-әнисе, энесе ярдәме белән тәмле тортлар пешереп, Арча халкын сыйлаучы Камиләнең эшчәнлеге бераздан гаилә бизнесе буларак тамыр җәя.

 

– Ул вакытта кияүдә түгел идем әле, Газиз белән күрешеп-очрашып кына йөргән чагыбыз. Мин пешергән тортларны ул абыйсы белән бергә кибетләргә куеп сата башлады. Бар эшне бергәләп эшлибез, безнең тортларга да бик күп ярату һәм көч керә, – диде Камилә.

Әнә шулай, бар эшне бердәм һәм бергәләп эшләгәнгә, хезмәтләре уңышлы булып чыга. Аларның тортлары бөтен республика һәм күрше Башкортстан кибетләренә тарала.

– Без кибетләрдән заявкалар җыя идек. Шуңа күрә тортларны тарату белән кыенлык булмады. Заказлар арткач, Камиләгә ярдәмгә тагын ике кыз алдык, шөкер, эшебез әле дә җәелә бара, – ди Газиз.

Алдагы эшмәкәр кебек, Салиховларның да татлы бизнесы безедан башлана.

– Безе тортын әни пешерергә өйрәтте. Башта «сарафан радиосы» аша танылып, кешеләргә заказга әзерләдек. Аннан соң кибетләргә тәкъдим иттек. Бераздан үзләре үк соратып ала башлады. Хәзер инде тәкъдим итеп йөрергә дә кирәкми, илтеп кенә бирәбез. Үз кибетебезне ачу турында да хыялланабыз. Әлегә анысына вакыт җиткереп бетереп булмый, – ди Камилә.

Бүген алар зур цехларында безедан, уалучан камырдан, бисквиттан, катлы камырдан тортлар, чәкчәкләр пешерә.

– Көндәшлек безне куркытмый. Һәркем үз эшен яхшы һәм яратып эшләсә, һәркайсыбызның да сатып алучысы булачак, – дигән фикерне җиткерде Газиз. – Бизнеста иң төп күрсәткеч – сыйфат. Халыкны алдап булмый. Бер тапкыр ишетеп килсәләр, икенчесендә сыйфат артыннан киләләр.

Адаманов

Бу бизнес та безе тортыннан башлана. Рамилә Адаманова башта аларны өендә пешереп сата. Бераздан әлеге эшчәнлекне уллары Ильяс тагын да җитдирәк, төплерәк итеп җәелдерергә алына. Брэндларын үзгәртә, эшчеләрне арттыра, ассортиментны киңәйтә, җитештерү цехын зурайтып, башка урынга күчерә, кафе ача, реклама ясый. Ә өйдәге цехта хәзерге вакытта да әниләре чәкчәк пешерә.

– Соңгы вакытта аларны аеруча яратып алалар, чөнки безнең чәкчәкләр бары тик табигый ингредиентлардан гына пешерелә. Бал белән эшләгәнгә күрә, саклану вакыты да озак. Туйлар, мәҗлесләр өчен бик яхшы сый, – диде оешманың җитештерү буенча идарәчесе Илсинә Минһаҗева.

Аның сүзләренчә, баштагы мәлләрдә егет белән кыз барысын да үзләре эшли. Заказларны да җыя, кибетләргә дә илтә, продукцияне дә сатып ала. Хәзер исә җитештерү өчен Илсинә җаваплы булса, реклама, финанс мәсьәләләрен Ильяс хәл итә. Аларның тортларын республиканың күпчелек районнарында күреп була, киләчәктә аларның тагын да киңәю, зур заказлар белән эшләү планнары бар.

Шунысы сокландыра: яшьләрне бизнестагы авырлыклар да, җаваплылык та куркытмаган. Сүз уңаеннан, Илсинәгә – нибары 23 яшь.

– Эш тә, яхшы хезмәт хакы да бар, уңайлы график та тәкъдим итәбез, ләкин эшләргә кеше табу авыр, – ди ул. – Яшьләрнең карашы Казанга төбәлгән. Калганнары эштән һәм җаваплылыктан курка. Мин үзем кечкенәдән үк эшләп үстем, шуңа күрә эшләргә теләмәгән кешеләрне аңламыйм. Шул ук вакытта үзләре теләгән эш булса, Арчада калырга каршы булмаучылар да бар. Шуңа күрә үзебезнең дә киләчәктә төрле эш урыннарын арттырасыбыз килә. Минем дә Казанда калу мөмкинлеге бар иде, тик Арчага кайтуны сайладым. Миңа кешеләр, команда белән эшләү ошый. Аннан соң, тормыш кыйммәтләре безнекенә охшаш булган хезмәткәрләрне сайларга тырышабыз. Безнең өчен эшебезнең һәр баскычында гаделлек, намус һәм эш сөючәнлек кебек сыйфатлар мөһим.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү