Татарстанда министрлыклар ел башыннан барлыгы 9,93 миллиард сум акча эшләгән

Татарстанда министрлыклар ел башыннан барлыгы 9,93 миллиард сум акча эшләгән. Финанс министрлыгы гыйнвар – октябрь чорында халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтүдән республика бюджетына алынган керем турында мәгълүмат җиткерде.  2023 елга билгеләнгән план – 11,024 миллиард сум.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу җәһәттән беренче урынга чыккан. Бюджетка ул барлыгы 4,86 миллиард сум акча китергән. Мәгариф министрлыгы (1,47 миллиард сум) – икенче, Мәдәният министрлыгы (1,32 миллиард сум) – өченче. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исемлекнең иң ахырына урнашкан: аның кереме бөтенләй юк.


Фикер өстәү