Кесарь кисеме: ярып алырлык та балалар яралмаса нишләргә?

Соңгы көннәрдә рәсми мәгълүмат кырында илдә кеше саны кимү темасы кат-кат төрләндерелә. Югары җитәкчелек мәсьәләне бертуктамый алгы планга этәрә. Нишләтәсең, авырткан җир гел бәрелә. Илдә тугызынчы ел рәттән кеше саны кискен темплар белән кими. Росстат якындагы елларда да хәлне уңай якка үзгәрер, дип фаразламый. 2024 елда 675,1 мең кеше юкка чыгар, дип уйланыла. 2025 елда – 693,2 мең, 2026–2027 елларда – 700 меңнән артык. Хәтта 2040 нчы  еллар урталарында да демографик упкын 400 меңлек темп белән тирәнәер дип көтәләр.

Бер бездә генә түгел, бөтен дөньядан мөһаҗирләр агыла торган АКШта да туу коэффициенты түбәнәя, кризис аларда да сизелерлек проблемага әйләнеп килә. Кытай гаилә төземәгән өчен штраф кертергә ниятли, диләр. Әле кайчан гына аларда гаиләдә бер баладан артык рөхсәт итмиләр иде… Хәзер мөмкин булса, бала табуны конвейерга салырлар иде.

Проблема Үзбәкстанда һәм тагын берничә илдә генә юк. Үзбәкләрдә көн саен 1800 яңа гражданин өстәлә. Материалны читтән китермиләр, үзләренке, үз җитештерүләре шундый…

Россиядә вазгыятьне төзәтү өчен тырышмыйлар түгел. Владимир Путин бала табу, гаилә кору, күпбалалык мәсьәләләрен теленнән төшерми. «Гомуммилли бурыч» дип атый, гражданлык җәмгыятенең бөтен институтларын катнашырга чакыра. Мәгълүмат чаралары, сәламәтлек саклау тармагы, мәгариф, икътисад һәм мәдәният шул юнәлештә эшләргә тиешләр, ди. Бәхәсләшмибез, дөрес сүзләр. Әмма кискен борылыш ясау да алай җиңел түгел. Әле кайчан гына зур кәнәфидә утырган чиновниклар халыкка: «Беркем дә сездән бала табуны сорамады!» – дип кычкырып, мәшһүрлек казана иде. Бөтен әдәбият һәм сәнгать либераль идеяләр белән тынчыган. Популяр авторлар җайлы гына үз карашларын үзгәртер дип ышану кыен. Мәсьәләнең матди ягы да катлаулы. Ана капиталы бар, әмма ул гаиләгә түгел, банкларга хезмәт күрсәтә. Карелиядә студент кызларга 25 яшькә кадәр бала тапкан өчен йөз мең сум түләргә ниятлиләр… Әмма бала табу алай бик җиңел эш түгел бит әле ул. 31 яшьлек табибә кызны беләм мин. Сәламәтлеге какшагач, ул гинеколгка барган. Гинеколог аңа кичекмәстән бала табарга кушкан. Кыз елый. Ничек табасың, уйнаштан табасы килми, ә өйләнәм дип торган егетләр юк…

Гаилә кору – бик зур проблема бүген. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча баш идарәсендәге иҗтимагый советы әгъзасы Юрий Шаркович: «Интим тармак бизнесына Россия Федерациясенең 16 миллионнан артык гражданы тартылган», – дип белдерә. Гади телгә күчерсәк, 16 миллионнан артык фахишә дигән мәгънә чыга. «Иң борынгы профессия»дән 30–35 яшьләрдә «пенсиягә китәләр» дип санасак, яшьләрнең күпчелеге тәртипсез җенси тормыш алып бара һәм тәннәрен сата, дип аңларбыз. Менә болар белән ничек гаилә корасың, ничек бала табасың, ничек үстерәсең?! Бу коточкыч куркыныч санны каян алгандыр ул. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс универстеты белгече Светлана Горохова кечерәк сан китерә: сексуаль хезмәтләр күрсәтүчеләр саны 1 миллионнан алып 5 миллионга кадәр, ди. Сан барыбер зур. Нормаль дип саналган һәм бу исәпкә кермәгән яшьләр арасында да гаилә корганчы сафлыгын саклаучылар бармак белән генә санарлык. Мин район газетасын укыйм. Анда махсус рубрика бар. Шунда күпчелек хатын-кызлар, балага узгач, егете ташлап китүдән зараналар. Гаилә институты кыяга бәрелеп, чәлпәрәмә килеп ята, ә чиновниклар бала табарга өнди. Россия аерылышучылар саны буенча дөньякүләм бишлектә, монысын да истә тотарга кирәк.

Проблеманың җиңел генә хәл ителә торган түгеллеген һәркем аңлый. Аннан соң бүген туган бала якынча егерме елдан соң гына эшкә ярарлык була. Ә эшче куллар проблемасы бүген үк бугаздан тота. Үзәк банк рекордлы кадрлар кытлыгы турында белдерә. Ассызыклыйк: гади эшче куллар түгел, квалификацияле эшчеләр җитешми. Кара эшкә дә җитешми, әмма анысын хәл итү бераз җиңелрәк. Үсмерләрне сәнәгать предприятиеләрендә эшләтү турында сүз тиктомалдан гына чыкмады. Компанияләр өлкән яшьтәге кадрларны тотып торырга тырыша, ялга киткәннәрне чакырып алалар. Компетенциясез персонал эшкә җигелә, аны зур хезмәт хаклары белән кызыктырга тырышалар. Җитештерүчәнлекне үстерми генә хезмәт хакларын өстәү дисбаланс тудыра… Мигрантларны эшкә җигәргә туры килә. Россиядә хәзер вазгыять шундый: мөһаҗирләр басым астында яши һәм үз илләренә кыяклау ягын карыйлар. Рәсми хакимиятләр дә аларга ышанып бетми, әмма кая барасың? Зур булмаган бер Ташкичүдә берничә мөһаҗир яши. Үч иткән кебек, күбесе – таҗиклар. Үзләрен тәртипле тоталар, зарланырлык түгел. Тирә-як авылларның барысында да хәл шундый: фермалар мөһаҗирләр кулына күчеп бара. Шәһәрләрдәге вазгыятьне шуннан чамалый аласыз.

Владимир Путин иң соңгы чыгышларының берсендә эшче куллар дефицитын яңача хәл итәргә чакырды, ягъни мигрантлардан башка гына. Путин кушканча хәл итеп була мәсьәләне. Теоретик яктан мөмкин эш. Яңа технологияләр кертәсең һәм җитештерүчәнлек тә арта, эшче куллар да бушый. Ләкин соңгы утыз елдан артык вакыт эчендә яңа технолгияләр тудырырлык кадрлар чүп бәясенә бәяләнде шул… Вазгыятьне хәзер төзәтәм дисәң дә кимендә ун-унбиш ел кирәк…

Халык санын арттыру тагын бер яктан мөһим. Планетада сугыш истериясе арта. Британия премьеры Сунак бер-ике көн элек кенә илнең хәрби сәнәгатен сугыш чоры режимына күчерү турында игълан итте. Солдатлар бик күп кирәк булачак.

Бу дөньяга табигый юлдан чыга алмаучы балаларны ничек чыгаралар әле? Ярып алалар. Операциянең исеме – Кесарь кисеме, безнеңчә әйтсәк «патша кисеме». Ни өчен Кесарь? Чөнки иң беренче Рим императоры Цезарь табибларга бәбили алмый азапланган хатыннарның баласын ярып алырга әмер бирә. Империя өчен сугышчылар кирәк була.

Ярып алырлык та балалар яралмаса нишлисең? Тагын мигрантларга таянырга туры килә. Николай Патрушев яңа гына бу юлның шөбһәле булуын әйтте: «Зур хәвеф чыганагы булып торалар һәм илне таркату өчен шартлар тудыралар», – дигән мәгънә салды чыгышына.

 

 


Фикер өстәү