Кытайча демографик кризис: никахлар саны кими, бала табарга теләмиләр, аерылышулар арта

Үткән атнада сәясәтчеләр һәм галимнәр «омикрон» штаммының куркынычлылык дәрәҗәсен ачыклау белән мавыктылар. «Үтә куркыныч» һәм «зыянсыз диярлек» дигән ике капма-каршы фикер үлчәү тәлинкәсендә тигезләште диярлек.

Әмма бизнес һәм икътисад соңгы карашка ныграк ышана. Бу ОПЕК+ илләренең «кара алтын» чыгаруны арттырырга килешүләрендә дә күренә. Нефть бәясенең чагыштырмача түбәнгә китүе шуңа бәйле. Коронавирусны нәтиҗәле дәвалый торган дарулар турында хәбәрләр ешрак күренә. Пандемия 2026 елга кадәр барачак, дип куркытучылар булса да, өметләник: 2022 ел бу юнәлештә иминрәк булыр кебек.

Дөньякүләм киеренкелек кимеми әмма. Россиянең көнбатыш чигендә зур фаҗиганең прелюдиясен уйнарга теләгән көчләр активлаша. 7 декабрьдә Байден белән Путинның видеоэлемтә аша сөйләшүләре көтелә. Вашингтонда, Россия Украинага каршы сугыш башларга тели, дигән авазлар бик көчле яңгырый. Европалыларны да шуңа ышандырырга тырышалар. Көнбатыштан Киевка корал агыла, НАТО гаскәрләре дә потенциаль конфликт зонасында туплануларын көчәйтәләр. Төркия Украинага байрактарларның яңа зур партиясен озатырга әзерләнә. Путинның Украинаны Россия – НАТО мөнәсәбәтләрендәге кызыл сызык дип атавы сугыш карчыгаларын ярсытты гына. Алар Байден тавышы белән бернинди дә «кызыл сызыклар»ны танымауларын игълан иттеләр.

Хәрби киеренкелек һәм сугыштан башка да планетада проблемалар баштан ашкан. Иң күп халык яшәүче ил – Кытай демографик упкын чигенә якынлаша. 2020 елда анда туучылар саны Россиядәгедән дә азрак булган. Алар 2015 елда «бер гаилә – бер бала» сәясәтеннән баш тартты. Гаиләләргә кимендә өч бала табып үстерү максат итеп куелды. Хәзер өч баласы булмаган гаиләләргә санкцияләр кертергә телиләр. Шуңа карамастан да, туу коэффициенты түбән кала. Кытай Халык Республикасының Статистика буенча милли бюросы үткән елда 1978 елдан башлап илдә туу дәрәҗәсе рекордлы дәрәҗәдә түбән булуы турында белдерде. Бер мең кешегә бары тик 8,52 генә яңа туган бала туры килгән. Чагыштырыйк: Россия күрсәткече – 9,8. Кытайда үлүчеләр саны артмый ләкин. Мең кешегә җидедән аз гына югарырак үлем күрсәткече теркәлгән. Шул сәбәпле халык саны 1,45 процентка арткан. Тик бу – алар өчен бик түбән күрсәткеч. Алдагы унъеллыкта кытайлылар бер елга 5,5 процентлык темп белән үрчегәннәр. Арту темпының түбәнәюе озакламый илнең минуслы күрсәткечкә чыгу ихтималлыгы зур булуына ишарә итә.

Статистика тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтә: илдә үткән ел никахлар саны кискен кимегән. Гаилә корган яшьләр дә бала табарга теләмиләр, чөнки торак кыйммәт, балага белем бирү дә кыйбатка чыга, медицина ярдәме өчен дә акча табу кыен. Аерылышулар саны да кискен арткан. Нәтиҗәдә демографик кризис ил халкының өлкәнәюенә китереп, пенсия түләүдә кыенлыклар тудырырга вәгъдә итә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов   

Фото: freepik.com  

 


Фикер өстәү