Ришвәт алмаска  һәм бирмәскә өйрәтәләр

Яшьләрнең «гаделлек», «намус» дигән төшенчәләргә ихтыяҗы зуррак. Шуңа да алар белән ришвәтчелек хакында сөйләшү кирәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Ришвәтчеләрне тоту хокук сакчылары эше булса, ришвәтчелекне булдырмау гадел яшьләр җилкәсендә. Ә яшьләрнең тәэсир итү кораллары төрле.

Яшьләр телен үзләре кебекләр яхшырак аңлый, билгеле. Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, яшь буын үзләре белем алган уку йортларында, район җирлекләрендә яшьтәшләренә аңлату эшләре алып баруда катнаша.

– Ришвәтчелекне булдырмый калу чараларын оештыру бик мөһим. Хәзерге вакытта Татарстанда коррупциягә каршы 26 студент комиссиясе эшләп килә. Районнарда ришвәтчелеккә каршы вәкилләрнең ярдәмчелләре бар. Аларның саны – 16, – диде Президент киңәшчесе. – Ел нәтиҗәләрен карасак, 10 меңләп яшь буын вәкилен җәлеп иткән төрле чаралар оештырылган. Шунысы да бар: яшьләргә ришвәтчелек темасын эчтән өйрәнү аеруча кызык. Бу җәһәттән узган елдан башлап Казан федераль университеты базасында «Коррупциягә каршы эшчәнлек» юнәлеше буенча магистрлар укыту мөмкин булды.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева әйтүенчә, яшьләрне җәмгыятьтә барган төрле процессларга җәлеп итү – нәтиҗәле һәм мөһим алым. Ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек тә искәрмә түгел.

– Хокукый белем алучы яшьләребез өчен бу практик яктан да әһәмиятле. Әйткәнебезчә, яшьләргә бу тема кызык, чөнки ул гаделлек, намус, дөреслек турында искә төшерә. Барлык чараларда да без гаделлек хисен тәрбияләү турында сөйләшәбез, – диде ул.

Мәгълүм булганча, 9 декабрьдә Казан Коррупциягә каршы бөтенроссия яшьләр форумын кабул итәчәк. Чарада Мурманск, Воронеж, Ульяновск өлкәләреннән һәм Татарстаннан 250 кеше катнашыр дип көтелә. Форум кысасында яшьләр ришвәтчелекне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүнең яңа алымнарын эзләү максатыннан оештырыла.

– Көзен без югары уку йортларында булдык, студентлар белән аралаштык, алар борчыган проблемалары турында сөйләде. Быел форум кызыклы булырга охшаган. IT-паркта узачак чарага Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Иннополис мэры Руслан Шагалиев, «Урам» экстрим-паркы җитәкчесе Мария Крюкова кебек шәхесләр чакырулы, – дип сөйләде «Не дать – не взять!» коррупциягә каршы республикакүләм яшьләр программасы җитәкчесе Алена Лапенкова. Өстәмә рәвештә яшьләрнең коррупциягә каршы проектлар лабораториясе дә узачак. Иң яхшы эшләрне акчалата бүләкләр көтә. Бу – 20–40 мең сум күләмдә грант.

Мондый форумнардан файда бармы?

– Мондый чаралар күбрәк профилактик алым булып тора. Ришвәтчелекнең тискәре якларын күрсәтү, тәрбия бирү – форумнарның максаты шул. Әйтик, яшь буын вәкиле: «Минем әти-әнием фәлән-фәлән түрә түгел, мин дә яхшы эш таба алмам инде», – дип уйларга мөмкин. Без исә: «Син тырыш булсаң, хезмәт яратсаң, яхшы укысаң, уңай нәтиҗәләргә ирешерсең», – дип, мисаллар китереп, фикерләрен үзгәртәбез, – дип аңлатты Салават Рәхимов.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү