Марат Әхмәтов: «Коррупциягә каршы системалы, нәтиҗәле эш алып барыла»

Ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә эшне көчәйтергә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Алма – Бирмә» республикакүләм коррупциягә каршы форумда шулай дип белдерде.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга күптән кушылды. «Системалы, нәтиҗәле эш алып барыла», – диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы идарәсе башкарга эш тә зур әһәмияткә ия (җитәкчесе – Марс Бәдретдинов). «Бу идарә бик күп түрәләрне «авырлыклардан» коткара алды, чөнки хокук бозуларны алдан ук кисәтте. Рәис тә ришвәтчелек мәсьәләсенә бик җаваплы карый», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов күптән түгел генә Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов әйткән сүзләрне дә телгә алды.

– Прокурор ришвәтчелек белән көрәшне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады. Татарстанда коррупцияне кисәтү буенча эшне көчәйтергә кирәк, Суяргуловның күптән түгел әйтелгән сүзләреннән республикада профилактик чараларның нәтиҗәлелегенә контроль көчәйтеләчәген аңларга була, – диде ул.


Фикер өстәү