7 яшьлек баласын каеш белән «тәрбияләгән» анага хөкем карары чыгарылган

Уфаның Орджоникидзе суды балигъ булмаган баласына карата рәхимсез мөнәсәбәте, аны имгәткәне, тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгәне өчен бер хатын-кызга кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Бу хакта “Башинформ” яза.

Республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, хәсрәт ана быел февральдән май аена кадәр исерек хәлдә үзенең 7 яшьлек улын күн каеш белән, куллары белән кыйнаган. Баланың чәченнән тотып, баскычтан сөйрәп төшергән. Малай имгәнгән, бөтен тәне күгәреп чыккан.

Шул ук вакытта ана кеше тәртипсез тормыш алып барган, баласы янында эчкән, аты-юлы белән сүгенгән. Фатирын, еллар буе җыештырмыйча, чүплеккә әйләндергән.
Хатын-кыз үзенең гаебен танымаган. Хәзер аны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, балигъ булмаган баласын исә социаль оешмага урнаштырганнар. Суд хәсрәт ананы 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә утырачак. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.


Фикер өстәү