Татарстан хастаханәсенең баш табибы 16 яшьлек кызның үлеменнән соң ирегеннән мәхрүм ителгән

Чистай шәһәре суды Яңа Чишмә районы үзәк хастаханәсе баш табибына һәм таби-анестезиологка карата хөкем карары чыгарган. Медикларның икесе дә, эшкә салкын карашта булганнар, дип танылган.

Фаҗига 2018 елның декабрь азагында килеп чыга. Операция вакытында 16 яшьлек кызның гомере өзелә. Сәбәбе – талагындагы шешнең шартлавы аркасында бик көчле кан китү. Кызга операцияне тәҗрибәсез хирург ясый, хастаханәдә эритроцитлы кан запасы булмау сәбәпле, сырхауга вакытында кан салынмый.
Моннан тыш хастаханәнең баш табибы документларга ялган мәгълүматлар кертүдә гаепләнгән. Ул, үзенең ваемсызлыгын яшерергә маташып, кадрлар бүлеге башлыгына хирургны хирургия хезмәтенә җаваплы итеп билгеләү һәм аңа хирургия бүлегендәге сырхауларны дәвалау бурычын йөкләү турында ялган мәгълүматлар кертелгән боерык әзерләргә кушкан.

Хөкүм ителүчеләрнең икесе дә үзенең гаебен танымаган. Суд аларны шартлы рәвештә ике елга ( ике еллык сынау срогы белән) ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү