Владимир Путин өч баланың хыялын тормышка ашырачак

Владимир Путин чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткаларны алган.

Россия Президенты  «Мы вместе» халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашачагын хәбәр итте. Видеоэлемтә барышында ул, чараны алып баручы ярдәмендә, чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткаларны алган.

Беренче открытка Мәскәү өлкәсеннән 14 яшьлек Маркныкы. Ул гитарада уйнарга теләвен әйткән. Икенче открытка – Бурятиядән, 5 яшьлек Асорның янгын сүндерүче булып карыйсы килә. Өченче открытка Ставропольск краенда яшәүче 13 яшьлек Татьянадан килгән. Аның Мариин театрында «Лебединое озеро» балетын карыйсы килә икән.


Фикер өстәү