Путин бер кызның хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән

Владимир Путин телефон аша мәктәп укучысы Татьяна Троценко белән аралашты. Илбашы кызның Санкт-Петербургтагы Мариин театрының «Лебединое озеро» балетына бару хыялын тормышка ашырган. Шулай ук Путин кызны Мәскәүгә боз тамашасы карарга да чакырган. 

Дәүләт башлыгы #МЫВМЕСТЕ халыкара форумында «Теләкләр чыршысы»акциясендә катнашты. Путин анда теләкләр язылган өч шарны сайлады. Алар арасында Ставрополь өлкәсеннән 13 яшьлек Татьяна да бар иде. Кыз балетны сишәмбе көнне әнисе белән карарга да өлгергән.

Путин Таняга  әнисе белән аның спектакльне аерым ложадан — элек патша гаиләсе урыны булып саналган җирдән карауларны әйткән. Ул шулай ук кыздан бию белән мавыгуы турында сорашан.
«Минем тагын бер тәкъдимем бар… әгәр теләк һәм вакытыгыз бар икән, «Лебединое озеро» дигән фигуралы шууны карау өчен Мәскәүгә сәфәрегезне оештырырга була», — дигән Президент.


Фикер өстәү