Тел сәясәтенә багышланган форум узачак

16 декабрьдә Мәскәүдә V «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы узачак. Чара Россия Федерациясенең «дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан оештырылды.

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр, Татарстан Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Милли китапханәсе вәкилләре Татарстанда тел сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдим итәләр.

Форум катнаш форматта узачак. Аны үткәрүнең төп бурычлары арасында Россиянең күпмилләтле халкының тел хокукларын үтәүне тәэмин итү, тел коммуникацияләре аша милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү юлларын эзләү, шулай ук илебездә күптеллелекне саклау һәм яклау өчен яңа технологик чишелешләрне эзләү дә бар.


Фикер өстәү