Талия Миңнуллина “KazanForum” турында: “Чаралар саны арта, ә чыгымнар кими”

“KazanForum” Халыкара икътисадый форумы кысасындагы чаралар елдан-ел артуына карамастан, аны үткәрүгә бәйле чыгымнар кимегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

“Без бу эштә мөмкин кадәр күбрәк иганәчеләр һәм хезмәттәшләр җәлеп итәргә тырышабыз. Бүген алар ярдәмендә үз мөмкинлекләребезне арттырдык дип әйтергә җирлек бар. Алдагы ел белән чагыштырганда, быел халыкара форумны оештыру чыгымнары кимеде”, – диде Талия Миңнуллина.

Аның әйтүенчә, сүз бюджеттан тыш чаралар турында гына бар.

Билгеле булганча, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда узачак. Анда дөньяның 79 иленнән 11 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән инде. Чарага теркәлү 6 майга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү