Казан халкын һәм башкала кунакларын хәләл ярминкәгә чакырдылар

14-19 майда “Казан” агросәнәгать паркында “Kazan – Halal Market 2024” узачак. “KazanForum” кысасында үткәреләчәк әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алачак. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

“Былтыр халыкара икътисадый форум көннәрендә узган хәләл ярминкәдә 40 меңгә якын кеше катнашты. Биредә 400дән артык компания, шул исәптән, Иран, Сенегал, Төркия кебек чит ил вәкилләре дә, үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкәдә 20 миллион сумлык товар сатылган”, – диде Марат Җәббаров.

Министр әйтүенчә, “Halal Market” быел да югары дәрәҗәдә узачак. “Ярминкәгә килү өчен форумда теркәлү кирәкми. Агросәнәгать паркы гадәти режимда эшләячәк”, – диде ул.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, ярминкәгә кадәр сәүдә мәйданын тулысынча юып чыгарачаклар. Ә хәләл булмаган продукция сатучылар вакытлыча эштән читләштереләчәк. “Аларның һәркайсы белән шәхсән сөйләшәбез. Йә аренда түләвен киметәбез, йә чыгымнарын капларга булышабыз. Бу мәсьәләдә бернинди дә аңлашылмаучанлык юк”, – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.


Фикер өстәү