Казанда Russia Halal Market ярминкәсе эшли башлады

17 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе эшли башлады. Биредә сатылачак барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде.

Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын «хәләл» стандартларына туры килү-килмәвен тикшерде, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды. Боларны гамәлгә ашыру өчен 1,5 ай вакыт китте.

Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50 дән артык иленнән кайтарылган: Россия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Иран, Малайзия кебек илләрдән. Барлыгы исә ярминкәдә сатып ачулылар өчен 400ләп сату ноктасы эшлиячәк. Россия экспонентлары арасында маркетта катнашу өчен Татарстанның 20 районы, шул исәптән Казан шәһәре, шулай ук Саха Республикасы вәкилләре дә бар. Кунакларга тәм-том, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык белән бәйле азыклар, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием-салым һәм косметика, шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, диелә.

Ярминкә 17 майдан 21 майга кадәр Казан шәһәре, Аграр урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак. Маркет иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү