“KazanForum”да ислам финанслары турында мәгълүмат порталын тәкъдим итәчәкләр

14-19 майда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”да ислам финанслары турында мәгълүмат порталын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Без эшкуарларга ислам финанслары кануннарына нигезләнгән электрон сәүдә мәйданын тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук, ислам финанслары турында мәгълүмат порталы да тәкъдим ителәчәк. Соңгысы партнерлык финанслары өлкәсендәге белемне арттыруга хезмәт итәчәк. Биредә үк финанс продуктларны рәсмиләштерергә гариза да калдырырга мөмкин булачак”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, бүген халыкта ислам финансларына бәйле мәгълүмат җитми. “Портал гади халыккада, бизнес вәкилләренә дә кызыклы һәм аңлаешлы булачак дип уйлыйбыз”, – диде ул.

Билгеле булганча, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда узачак. Анда дөньяның 79 иленнән 11 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән инде. Чарага теркәлү 6 майга кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү