Кабаннар авылларга килә башлады (ВИДЕО)

Күптән түгел Балтач, Арча районнары авылларында бер көтү кабан йөргән. Аларның саны – җиде. Кешедән дә курыкмыйлар. Берәүләр хәтта өчпочмак белән сыйлый. Интернетта әнә шундый видеолар дөнья күрде. Нәрсә бу: саташумы, әллә тамак турында кайгыртумы?

Кабаннар беренче көнне Балтач районының Кили авылы паркы, ферма буйларында йөргән. Ындыр табагына кереп, ашлык белән сыйланырга да өлгергәннәр. Икенче көнне шул ук “сәяхәтче”ләрне Арча районының Пүчинкә-Пүник авылында күргәннәр.
– Авыл эченә үк кермәгән алар. Парк тирәсендә йөриләр иде. Кешеләрнең кабаннарны куганын күрдем. Яннарына ук бармадым. Алар урманга менеп киттеләр, – ди Кили трактор паркы җитәкчесе Наил Гарифуллин.

Пүчинкә-Пүник авылындагы зиратка кереп, мәш килеп йөргәннәр. Аларга бәйрәмдә якыннарының каберлекләрен чистартырга кайтучылар да юлыккан. Әлеге гаилә шүрләп калмаган. Кабаннарны өчпочмак белән сыйлаган. “И, балакаем”, – дип, кызганган бала тавышы да ишетелә.

Арча урманчылыгының Балтач бүлеге баш урманчысы Фәргать Һадиев әйтүенчә, видеодагы кабаннар яртылаш кулга ияләшкән.

–Кыргый җанвар һәрвакыт кыргый булып кала инде ул. Алардан нәрсә көтәсен билгеле түгел. Теләсә кайсы вакытта кешегә ташланырга мөмкин, – ди Фәргать Һадиев. – Аларны Кили авылында урманга куып менгезделәр. Икенче көнне Пүчинкә-Пүниккә барып җиткәннәр. Видеодан күренгәнчә, кабанга өчпочмак ашаталар. Сак булыгыз! Иң куркынычы – кулга ияләшкән кыргый хайван. Алар авылларга азык эзләп килә. Әлегә аларны атарга ярамый. Лицензия юк. Рөхсәт булгач кына ауларга ярый.


Фикер өстәү