Табиб карабодайны нинди ризыклар  белән кушып ашарга ярамаганлыгын әйтте

Табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушов карабодайны нинди ризыклар  белән кушып ашарга ярамаганлыгы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, карабодай канны куерта. Тромбоз, варикоз, стенокардия, инфаркт һәм башка авырулардан саклану өчен, аны охшаш эффектлы ризыклар белән кулланырга ярамый.

«Шикәр кушмагыз. Аның аркасында кандагы глюкоза дәрәҗәсе  һәм липидлы кушылмалар җитештерү арта. Бу канны  ябышкак итә, тромбоз куркынычын арттыра», — дип яза Кутушов Telegram-каналында.

Табиб шулай ук каны куе булган кешеләргә карабодайны майлы һәм какланган ит, консервлар һәм алкоголь белән берләштерергә киңәш итми.

 


Фикер өстәү