Җиңүле ял

Ике көн рәттән алтын. Казанның «Динамо-Ак барс» һәм «Зенит-Казан» командалары ил чемпионы булып танылды. Егетләр узган елгы җиңүләрен кабатласа, кызлар соңгы тапкыр моннан дүрт ел элек уңышка ирешкән иде. Ике команданы да Казан Кремленә чакырып котладылар.

«Динамо-Ак барс» кызлары финалда Калининград «Локомотив»ы белән очрашты. Җиңүчене ачыклау өчен, 5 очрашу уздырырга туры килде. Казанда узган хәлиткеч уенда якташларыбыз 3:0 исәбе белән җиңү яулады. Бу – безнекеләрнең Россия чемпионатында җиденче уңышы. Алтынчысын 2020 елда ук яулаганнар иде.

«Зенит-Казан» исә финалда өч матч рәттән Мәскәү «Динамо»сыннан өстен чыкты. Казан командасы ил чемпионы булып икенче ел рәттән һәм 12 нче мәртәбә танылды. Сүз уңаеннан, узган ел ахырында егетләр 9 нчы тапкыр – Россия Суперкубогын һәм 12 нче мәртәбә Кубокны откан иде.

Казан Кремлендә узган тантанада волейбол командаларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республиканың «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров котлады. «Чемпионатның башыннан ахырына кадәр яхшы уен, осталык, команда рухы, җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Сезнең чыгышны игътибар белән күзәтеп бардык һәм уңышларга чын күңелдән сөендек», – диде Алексей Песошин. Аның сүзләренә караганда, командаларның уңышы нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол тагын да ныграк үсеш ала. Премьер-министр җиңүгә өлеш керткән уенчылар, тренерлар, команда җитәкчеләренә, Волейбол федерациясенә һәм спонсорларга рәхмәт җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин да бу уңышның уртак тырышлык нәтиҗәсе икәнен әйтте. «Татарстан Рәисе, Хөкүмәт һәм спонсорлар ярдәме белән без алга таба да беренчеләр сафында булачакбыз», – диде ул.

Узган ялларда Казанның тагын ике командасы җиңү яулады. «Динамо-Ак барс»ның чирәм хоккейчылары, Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» командасын отып, 5 нче мәртәбә Россия Кубогына ия булды. «Стрела-Ак барс» регбичылары исә, Саранскида Пенза «Локомотив»ыннан өстен чыгып, беренче мәртәбә Россия Суперкубогын отты.

УНИКСтан да җиңү көтәләр. Казан баскетболчылары ВТБ Бердәм Лигасының ярымфиналында «Локомотив-Кубань»га каршы уйнарга әзерләнә. Беренче матч 6 майда булачак. Узган ел көндәшләр финалда очрашты һәм УНИКС үз тарихында тәүге мәртәбә ил чемпионы булып танылды.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү