Казанда бер кыз 12 кешенең кесәсен 1 миллион сумга “чистарткан”

Казанда кесә карагын тоткарлаганнар. Ул Татарстан башкаласында 12 кешенең смартфонын урлаган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Шәһәрдә яшәүчеләрдән кесәләрен “чистарту” турында гаризалар полициягә быел февраль аеннан алына башлаган. Аларның барысы да смартфоннарыннан коры калган. Җинаять исә асылда транспортта яисә кибеттә кылынган.
Караклыкта шикләнелүчене тиз генә вакыт эчендә билгеләүгә ирешкәннәр. Ул Ярославль өлкәсеннән килгән 17 яшьлек кыз (моңа кадәр дә хөкем ителгән) булып чыккан.
Кыз урланган барлык смартфоннарны башка шәһәрдә сатканлыгын, ә кергән акчаны инде исраф иткәнлеген белдергән. Аның барлыгы 1 миллион сумлык зыян китергәнлеге билгеләнгән.
Урлау буенча җинаять эше кузгатылган, кыз сак астына алынган.


Фикер өстәү