Татарстан яшьләрен “Мәхәббәт, мәңгелек Һәм тормыш хакына” дигән Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар

Акция Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда Ватаныбызны саклаучыларга иксез-чиксез рәхмәт йөзеннән, аерым зур ихтирам-хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Аның кысасында, ветераннар катнашында, балалар, үсмерләр һәм яшьләр җиңүчеләребезнең – туып-үскән илебез-җиребездә яшәү мөмкинлеген саклап калучыларның һәммәсе хөрмәтенә агачлар утыртачак.

Акциягә, ветераннар белән бергә, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары, студентлар чакырыла.
Утыртылган агачлар янәшәсенә “Это дерево растёт во имя Любви, Вечности и Жизни ___ (ФИО, для кого высажено дерево) дигән сүзләр урын алган исемле табличка урнаштырылачак.
Чара 10 июньгә кадәр үткәрелә.
Агач утыртуны оештыручылар өчен өстәмә мәгълүмат белән интернеттагы сайтта (подари-земле-сад.рф) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү