“Жить вместе” премиясен алу өчен катнашырга чакыралар.

Премияне “Жить вместе” Хәйрия фонды оештырган. Ул гражданлык инициативасы күрсәтеп, бергәлекләргә тупланучы, социаль проблемаларны хәл кылучы, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мәгърифәт белән шөгыльләнүче, мохтаҗларга ярдәм итүче, гомумән, изге эшләр башкарып, тормышыбызны яхшы якка үзгәртүче кешеләргә бирелә.

Премиянең приз фонды быел 1 125 000 сум тәшкил итә. Премия җитәкчесе Андрей Васенов әйтүенчә, “Жить вместе” премиясе 2023 елда инде дүртенче тапкыр тапшырылачак. Алдагы өч елда Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артыграк заявка алынган. Быел исә номинантларның рекордлы санга җитәчәге көтелә, чөнки премия елдан-ел күбрәк таныла.

Премиягә сайлап алу өчен төп таләп – дәгъва кылучының гомуми кыйммәтләр нигезендә оештырылган бергәлек булып торуы. Даими команда, шулай ук җәлеп ителгән волонтерлар булырга мөмкин бу. Проект кимендә 3 ел дәвамында тормышка ашырылып килергә тиеш (ягьни кимендә 2020 елның 31 декабреннән башланган булырга тиеш).

Бу юлы “Жить вместе” пермиясе лауреатлары түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:
• “Хәтер” (совет репрессияләре корбаннары турында истәлекне саклауга бәйле проектлар)
• “Мәдәният” (мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән театр, музыка һәм күргәзмә проектлары;

“Шәфкатьлелек” (гуманитар ярдәм күрсәтү өчен оештырылган берләгеләкләр, кешеләргә комплекслы ярдәм итүне үзгәртүгә юнәлдерелгән проектлар).


Фикер өстәү