«Без сезнең белән горурланабыз!»: Рөстәм Миңнеханов Кремльдә татарстанлыларны бүләкләде

Казан Кремлендә фән, сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, хәрбиләргә, җәмәгать эшлеклеләренә һәм башка күп кенә күренекле татарстанлыларга бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Туган республикабыз файдасына нәтиҗәле хезмәтегез һәм илебез үсешенә керткән лаеклы өлешегез өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов тантананы ачып. Ул шулай ук Татарстанның Россиянең терәк субъектларының берсе һәм башка төбәкләр арасында күп күрсәткечләр буенча лидер булуын әйтте. Президент Владимир Путин һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт ярдәменнән башка мондый нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмавын да әйтте Татарстан Рәисе.

Миңнеханов шулай ук Россиянең инде икенче ел неонацизмга каршы көрәш алып баруын искәртте. «Бүген безнең белән-ата-бабаларыбыз, җиңүчеләр буыны нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итүче махсус хәрби операциядә катнашучылар. Батырлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүләкләнүчеләр арасында югары танк һәм Суворов училищесысы вәклләре дә бар иде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге уку йортларын тәмамлаучылар һәрвакыт намус, фидакарьлек һәм чын батырлык үрнәгенә әверелә.

Республика җитәкчесе хокук саклау органнары һәм суд системасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен белдерде, аларның Ватанга хезмәт итүләре бөтен дәүләтнең үсешенә һәм иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте. Шулай ук ул җәмәгать эшлеклеләренә, шул исәптән Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавиловка рәхмәтен белдерде.

Бүләкләнүчеләр арасында фән, сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар иде.

«Сезнең хезмәтегез үсеп килүче буын өчен иң яхшы үрнәк. Сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Сайланган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. Сезнең казанышларыгыз – күпьеллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең уңышлар тарихыгыз дәвам итәр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләргә.


Фикер өстәү