Владимир Путин: «Россия көне күпмилләтле халыкның бердәмлеген раслый»

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне Россия көне белән котлады. Бу бәйрәм күп гасырлык тарихның аерылгысызлыгын һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген билгели, дип белдерде ул Кремльдә Хезмәт Герое медальләрен һәм Россия Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында.

«Мондый тирән хисләрне сүзләр белән җиткерү мөмкин түгел, ләкин алар безнең һәрберебезгә аңлаешлы һәм якын. Бүген, Россия өчен кыен вакытта, алар җәмгыятебезне тагын да ныграк берләштерә, безнең геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ышанычлы таяныч булып хезмәт итә», – дип китерә Путинның сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте.

Путин сүзләренчә, Россия халкы ата-бабалар мирасына тугры кала, моны бүләкләү тантанасында катнашучылар үз үрнәкләре белән раслый. «Алар үз үрнәкләре, тормышлары белән Ватанга тугрылыгыбызны күрсәтәләр», – диде Россия Президенты.

Шунысын әйтеп үтик, фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премияләре 2022 елда гуманитар, хокук яклау һәм хәйрия эшчәнлегендә зур казанышлар өчен тапшырыла.


Фикер өстәү