Путин россиялеләрне 8 Март белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, хәрби хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтте.

Сигезенче март, дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә илләрдә бәйрәм ителә, әмма Россиядә аны үзенчәлекле җылылык, иң яхшы һәм ихлас хис-кичерешләр белән билгеләп үтәләр, чөнки хатын-кызга, аналарга карата югары хис россиялеләр тарафыннан буыннан буынга тапшырыла.

Бүген, дип белдерде Путин, россиялеләр барысы да әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә, хатыннарына, кызларына, дус кызларына мәхәббәт һәм соклану белдерә, «үзләренең иң кадерле һәм якыннарын сөендерергә, сәлам һәм яхшы, ихлас сүзләр әйтергә омтыла».

Аерым котлаулар туган илне, табибларны, яраланучыларны коткаручы фельдшерларга һәм шәфкать туташларына ягырады. Аларның кыюлыгы, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы, хәтта тәҗрибәле сугышчыларны да таң калдыра.
Президент шулай ук хатын-кызларның солдат һәм офицерларга рухи ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.


Фикер өстәү