Авыл халкы: «Кырау бәрәңге, кабак, помидорны суккан»

Татарстан Гидрометеорология үзәге, температура түбәнәячәк, кырау төшүе көтелә, алдан дип кисәткән иде. Чыннан да, фаразлар туры килде.

Кыраудан зыян күрүчеләр дә бар. Бакчалар янә яшәреп китәрме?
Минзәлә районының Куян авылында бар да тәртиптә. Ә менә Мөслим районында кырау шактый зыян салган.

–Төрле кешенеке төрлечә. Безнең тирәдә бакчаларны бик нык суккан. Бәрәңге чәчәктә утыра иде. Үзебезнеке алай куркыныч түгел. Әби бакчасына утыртканы бөтенләй чәлперәйгән. Кабак, помидорлар беткән. Бәрәңгене кире утыртып булмый бит инде хәзер. Яшәреп китәр әле. Яшелчә орлыкларын кабат чәчергә туры килер, мөгаен. Аптырамыйм. Элек июньдә кырау төшкәнен хәтерлим, – ди Мөслим районының Октябрь авылында яшәүче умартачы Фәнис абый Дәүләтов.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә, киресенчә, аптырашта.

– Халык телендә: “8 июньнән соң берни кырау да булмый” дигән гыйбарә бар. Аңа кадәр төшәргә мөмкин. Мин 1978 нче елдан бирле һава торышын күзәтәм, тик мондый хәлне беренче күрүем, –ди Әмир Шәрәфиев. – Температура 0 градуска кадәр үк төшмәде анысы. Әмма кырау суккан. Төньяк җиле бит инде ул. Ышык җиргә тимәгән. Бәрәңге матур булып утыра иде. Иртә сортлысын сукан, башкасы бирешмәгән. Кабак, кыяр, помидор кебек яшелчәләрне харап иткән.

Аның әйтүенчә, быелгы ел шактый үзенчәлекле. Гаҗәп хәлләр исә декабрь аенда ук башланган. Берничә мәртәбә җылытып, бозлавык ясауны күздә тота ул.
– Гыйнварда Раштуа суыклары ике көн булды үзе. Ә менә Кач ману суыклары бөтенләй күзәтелмәде. Бу инде урак бераз соңарачак дигән сүз. 40 көнлек “хут суыклары” бар. Ул 7 февральдән 21 мартка кадәр дәвам итә. Анысы да бөтенләй күрмәдек. Март аенда атна буе яңгыр яуды. Гомергә күрелмәгән хәл бит бу. Тагын бер үзенчәлек: карга, сыерчык бураннары да булмады. Шулай ук ләйсән яңгыр да яумады, –ди синоптик.

Халык, 2010 ел корылык кабатланмагае, дип борчыла. Әмир абый анысы булмаячак, дип тынычландыра.

– Быел ел 2010 елга охшап килсә дә, көттереп булса да, яңгыры яуды. Табигатькә бөтенләй газапланырга ирек бирмәде, – ди Әмир ага. –Июнь аен карагыз. Майның соңгы ун көне июль ае кебек эссе булды. Хәзер исә май башы кебек. Урак вакытында яңгырлары да булыр. Уңышсыз калмабыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү