Танылган театр артисты 48 яшендә вафат булган

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры Хәким Мортазин 48 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Хәким Фәрит улы Мортазин 1975 елның 14 мартында Зианчур районының Яңабай авылында туган. 1996 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 1997 елда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасында эшли башлаган. Соңгы елларда Хәким Фәрит улы төрле спектакльләрдә бик күп рольләр башкара. БСТ һәм «Тамыр» телеканалының телевизион фильмнарында төшкән.

2010 елда Хәким Мортазинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән.


Фикер өстәү