Климат алышыну сәбәпле,  нинди киемгә күчәргә кирәклеген киңәш иткәннәр

Киемнәр бер үк вакытта җил-яңгырдан да, кар-бураннан да саклый торган булырга тиеш.

Россия халкына климатның җитди җылынуы аркасында һава торышындагы үзгәрешләргә җайлашырга кирәк булачак. Климатолог, Россия Фәннәр академиясенең фәнни үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Карнаухов “Москва 24” телеканалы хәбәрчесенә кием шкафында нәрсәләрне үзгәртергә кирәклеге турында сөйләгән.

— Якындагы 10-20 елда безне глобаль җылыну көтә кебек. Аңа һава температурасының бик нык “уйнавы” хас булачак. Без һава шартларының кинәт кенә үзгәрүенә әзер торырга тиеш. Шуңа күрә киемнең дә  универсаль – бер үк вакытта җил-яңгырдан да, кар-бураннан да саклый торганы кирәк булачак, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, һава торышының  инде хәзер үк алышынырга маташуы турында аяк киеме сөйли. Әйтик, элек  хәтта шәһәр кешеләре дә суыкта яратып кия торган итек урынына инде күптән су үткәрми торган аяк киеме килде. Россиядә һава көйсезлекләре  – суык һәм кар-буранның еш кына җепшек һавага алышынуы аркасында кияргә туры килә аны. Шәһәрдә яшәүчеләрнең кышын еш кына кулчатыр күтәреп йөрергә мәҗбүр булулары да климат үзгәрүгә бәйле, дип аңлаткан белгеч.

 


Фикер өстәү