Стилист-имиджмейкер Лениза Чирскова: «40тан соң антитрендлар кимәгез»

Май бәйрәмнәрендә бакча, йорт эшләре турында гына уйлап,  үзебезне онытып җибәрмәсәк иде. Озын-озак яллар –  гардероб яңарту, булганын рәткә китерү өчен дә менә дигән вакыт. Стилист-имиджмейкер Лениза ЧИРСКОВАның быелгы язгы-җәйге мода, дөрес кие­нү буенча киңәшләре сезгә файдага булыр.

– Лениза, 2022 елның язында һәм җәендә нинди төсләр модада?

– Быел салават күперенең бөтен төсләре дә модада: янып торганыннан башлап, әлеге төсләрнең «пастель» тоннарына кадәр. Бигрәк тә шәмәхә (лаванда төсе), яшел, кызгылт сары, фуксия, зәңгәрсу төсләрне сайласагыз, бик күркәм күренерсез.

– Һәр 20 ел саен мода кабатлана, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

– Әйе, бу чыннан да шулай! Мода цикллы. Трендлар ни өчен һаман үткәнгә кайта, дисезме? Чөнки уйланыласы инде уйланылып беткән. Мода – музыка, рәсем сәнгате төсле үк мәдәниятнең бер төре. Ә мәдәнияткә шулай ук «үткәнгә кайту», цикллылык хас. Һәр яңа нәрсә – онытылган иске ул. Ләкин тренд үзгәрми генә әйләнеп кайта дигән сүз түгел. Һәрбер «ретро дулкын» замана мәдәнияте һәм җәмгыятькә яраклашып кире кайта.

– Һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиешле киемнәрне атап үтсәгез иде.

– Мин хәзер санап үтәчәк киемнәр трендларга бәйле түгел. Алар һәрвакыт актуаль һәм һәр хатын-кызны матур һәм яшь күрсәтә.

Чалбарлы костюм. Төслеме, әллә база төсендәме – анысы әһәмиятле түгел. Ул һәрвакыт затлы, элегант һәм стильле.

«Косуха» куртка. Эвелина Хромченко сүзләре белән әйтсәк, ул – хатын-кыз гардеробындагы яшәртә торган «крем». Бунтарьлык һәм кискенлек өсти. «Косуха» – гардеробтагы база киеме, ул беркайчан да модадан чыкмый.

Ирләр стилендәге күлмәк. Әлеге кием көн саен кию өчен бик уңай, шулай ук гардеробтагы база булып тора.

Зәңгәр джинс чалбар. Ул балтыр өлешендә иркен булып торырга тиеш. Ягъни леггинсы төсле сыланып торырга тиеш түгел.

Ак кеды. Гардеробтагы теләсә кайсы яшьтәге һәркем өчен һәрвакыт кирәкле әйбер.

Тренч. Тренч пальто фунциясен үти, тик ул җәйге һәм җиңелчә генә.

– Бу сезонда нинди модалы тенденцияләр көтелә?

– Яңалыкларга килгәндә, бил сызыгы түбән (заниженная талия) киемнәр заманча гардеробта урын ала.

Шулай ук мини-итәк, хатын кызга нәфислек өсти торган итәктәге озын ерыклар, каурый детальләр һәм силуэтлардагы «кисемнәр» (бил өлешендәге ачыклыклар) быел модада.

 

– Кырыктан соң нинди киемнәрне кимәвең яхшырак?

– Хәзер cтильдә яшь үзенчәлегенә бәйле төгәл формулалар юк. Хатын-кызның ничә яшьтә булуына карамастан, яшь күренергә, башкаларны да үзенең матурлыгы белән илһамландырырга хакы бар. Шунысы мөһим: 40тан соң антитрендлар кимәсәгез иде. Аларның кайберләрен санап үтәм.

Леопард. Аны кырыктан соң  тиешенчә кулланмау җилбәзәк кыяфәт бирә. Бигрәк леопард лосины, бизәкле сыланып тора торган джинсылар кимәскә киңәш итәр идем.

Ялтыравык, бизәкле трикотаж киемнәр. Яшь барган саен, хатын-кызлар «кыйммәт, бай» дигән эффектны ярата, әлеге «мәхәббәт»егездән баш тартсагыз, яхшырак булыр.

Шакмаклы озын итәк. Бу – тагын бер коточкыч хата, ул нәкъ менә кырыкны узган хатын-кызларда күзәтелә.  Идәнгә кадәр төшеп торган шакмаклы итәк кимәскә тыршыгыз.

– Офиста кию өчен киемдә һәм аяк киемендә нинди төсләрне куллану дөресрәк булыр? Офис киеменә чәчне янып торган төрле төсләргә буяу туры киләме?

– Хәзерге заманда офис киемнәре өчен катгый таләпләр юк. Мин шәхсән офис киемнәре өчен «ирек» булса да, дресс-код кагыйдәләрен онытып җибәрмәскә кирәк дип саныйм. Төсләрне сезонга бәйләп сайларга киңәш итәр идем. Яз һәм җәй өчен кием сайлаганда, быел модада булган төсләрнең пастель тоннарын сайлау дөрес булыр. Ертык джинс һәм янып торган төрле төстәге футболка белән эшкә килүгә караганда, мондый киемнәр зәвыклы, эшлекле, элегант кыяфәт бирәчәк. Чәчләргә килгәндә, хәзер аны  төрле төстәге акцент белән буяу бик актуаль. Шуңа күрә монда барысы да индивидуаль, шәхси гардеробка карарга кирәк. Хатын-кыз бит яңалык ярата, шунлыктан чәчне янып торган  төрле төсләргә буяу – кәеф күтәрү, башкалардан аерылып тору өчен менә дигән ысул.

– Кайсы дөресрәк: бер кыйммәтле кием алумы, әллә берничә арзан кием сайлаумы?

– Бүген аңлы куллануга таянып эш итү дөресрәк. Нәрсә булса, шул булыр дип, уйламаган сатып алулардан сакланыгыз. Гардеробыгызда үзегезгә туры килгән кимендә 3–4 образ булса, бик яхшы. Ә киемнең кыйммәтле яки арзанлы булуы һәркем өчен индивидуаль, аны һәркем үзе хәл итә. Стильле киенү – кыйммәтле киенү дигән сүз түгел. Арзанлы гардеробны да зәвык белән җыярга була. Мин һәр хатын-кызга язга шатланып керүләрен, үзләренең тышкы кыяфәтләрен камилләштерүләрен, үзләрен яратуларын һәм матур киемнәр белән куандыруларын теләп калам.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү