Татарстанда битлек режимы бетерелми

Татарстанда әле дә битлек кию режимы саклана. Авыручылар саны кимү дә, вазгыять тотрыклануы да бу кагыйдәдән баш тартырга мөмкинлек бирмиме?

– Битле кию режимы Россиянең баш санитар табибы карарында беркетелгән. Аны бетерү карары да федераль дәрәҗәдәге карарда билгеләнәчәк. Андый карар булса, ул гамәлгә ашырылачак та. Хәзергә исә бу мәсьәләгә бәйле бернинди дә үзгәреш юк, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. – Күп кенә кешеләрнең бу кагыйдәгә битараф булуы кызганыч, әлбәттә. Иркенәйдек. Чир кабат баш күтәрергә мөмкин. Битлек режимын үтәргә кирәк, бигрәк тә җәмәгать урыннарында.


Фикер өстәү