Инфекционист Евгений Тимаков әйтүенчә, чир көз башында янә көчәеп. прививка ясатмаучыларга нык кына китереп “сугачак”.
Сентябрьнең урталары-азагында коронавирус инфекциясе көчәеп китәргә мөмкин, чөнки кешеләр чираттагы яллардан эшкә чыгачак, мәктәпләрдә укулар башланачак. Табиб-инфекционист Евгений Тимаков “РИА Новости” хәбәрчесенә шундый фикер җиткергән.
Белгеч әйтүенчә, көз башында прививка ясатмаган кешеләрнең чирләп китү ихтималы зур. Ә инде Россиядә коронавируска бәйле вазгыятьнең кайчан тотрыклылануына килгәндә, Тимаков белдергәнчә, инфекция кышын гына “тынычланырга” мөмкин.
Сүз уңаеннан, Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды белдергәнчә, “Спутник Лайт”ны башка вакциналар белән бергә куллануның чирне кисәтүдә файдалы булуы расланган. Тикшергәндә, “Спутник Лайт” беренче, шулай ук икенче укол сыйфатында кулланылган.