Татарстанда янә һава торышы бозыла

Татарстанда янә һава торышы бозыла. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, атна башында юеш кар, буран (500 метрга кадәр берни күренмәскә мөмкин) көтелә. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре.

Һава температурасы көндез –1…–13, төнлә –16…–21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Пәнҗешәмбе – 8 февральдән шимбәгә –  10 февральгә кадәр көндез термометрның терекөмеш баганасы –13…–16 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә –13…–18.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәрләрдә карның начар җыештырылуын әйтеп, килеп туган проблеманы кичекмәстән хәл итәргә  һәм кар яуганда авылларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга кушты.


Фикер өстәү