Татарстан Диния нәзарәтендә фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме билгеләнгән

10 мартта, кояш баеганнан соң, рамазан шәриф аена керәбез. Шул сәбәпле Татарстан Диния нәзарәтендә фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме билгеләнгән.

Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча). Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаучыларга һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Рамазан уразасы 11 мартта башлана. Соңгы көне – 9 апрель.


Фикер өстәү