Җырчы Алсу Сабантуйга милли ризыклар пешерәчәк

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина кызлары Микелла һәм Сафина белән Мәскәүдә онлайн узачак Сабантуйда татар халык ашлары әзерләячәк.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«4 июльдә уздырылачак Мәскәү Сабантуеның йолдызлы кунагы булып Алсу Сафина киләчәк. Ул кызлары белән яраткан татар ашларын пешереп күрсәтәчәк. Алсу үзен сәхнәдә генә түгел, аш-суда да оста икәнлеген күрсәтте. Тамашачылар Алсу белән бергәләп ашларны пешерә алачак», — диде Фәрит Фарисов.

Алсу Сафина кызлары белән яраткан ризыкларын пешерәчәген әйтте. «Быел Сабантуй безне онлайн форматта булса да берләштерә. Кызларым белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы, токмач ашын пешергән мизгелне карамыйча калмагыз», — ди җырчы.


Фикер өстәү