Зурлар һәм кечкенәләр өмете: авылларда Яңа елны ничек каршы алырга җыеналар?

Узган ел  Биектау районындагы беткән Шыпшиек авылына Яңа ел бәйрәменә кайту Әскәровларга 10 мең сумга төшкән. Өч чакрым юлны чистарттыру өчен киткән чыгым бу. Быел кечкенә һәм зур авылларда  бәйрәмне  ничек каршы алырга  җыеналар? «ВТ» хәбәрчесе анда яшәүчеләрнең хәлләрен белеште.

Шыпшиек авылында ике хуҗалыкта гына кыш чыгалар. Бу – дүрт кеше дигән сүз. Алары да – туганнар. Кайчак «дачник»лар да кайткалый. Монда кыш көне юлны ачмыйлар, кирәк-яракка күрше авыл кибетенә чаңгы белән йөриләр.

– Узган ел бу вакытта  бер генә түгел, ике чыршы бизәгән идем. Быел  илдәге вазгыять турында күп уйлагангамы, нигәдер күңел үсми. Шулай да капка төбендәге чыршыга уенчыклар элдем. Узган ел  балалар  кунакка кайтты. Урамга чыгып биедек, салютлар аттырган идек. Быел улыбызның юл ачтырыр өчен аның кадәр акчасы юк. Шәһәрдә генә бәйрәм итмәкчеләр. Тәмле ризыклар пешерәсе булыр инде. Кибеткә барып, тәм-томын, мандаринын алып кайтырга кирәк, – ди Гөлсинә апа Әскарова.

Икенче йортта яшәүче Илсөя Бикбаева әйтүенчә, авыл кешеләре киләсе елда юл булмасмы, дип көтә. Иң зур хыяллары шул.

– Авыл башында быел бер эшмәкәр ферма төзеде. Бу арада юлны  шунда кадәр булса да чистартканнар иде, хәзергесе ничектер, белмим. Әле салкын тиеп чирләп ятам. Юл булмагач,  табиб та чакыртып булмый бит. Чүпләрне җыю өчен  берәр урын  кирәк. Ташландык йортларның базларын тутырдык инде. Хәзер балалар кайтканда чүпне шәһәргә биреп җибәрәбез. Менә шундыйрак хәлләр. Яңа ел кәефе әлегә сизелми. Чыршы ботаклары исен иснәргә  урамга чыгабыз үзе, – ди Илсөя ханым.

Кечкенә авыллар юл көткәндә, зурлары нинди өмет-хыяллар белән яши?

 

Арча районының Яңа Кенәр авылында 2100 тирәсе кеше яши, 610 хуҗалык исәпләнә. Моңа кадәр Яңа елы шау-гөр килеп уздырган булсалар, быел  халык күңелендә – башка хис. Ике сүзнең берендә: «Егетләр хәрби операциядә булганда, безгә күңел ачу килешмәс», – дип читенсенәләр икән.

– Кәефләр башка еллардагы кебек түгел. Әмма балаларга бәйрәм оештырмыйча да булмый. Бүген мәктәп, бакчаларда Чыршы бәйрәме уза, аннан клубта булачак. Моңарчы  һәр оешма, мәш килеп, кар сыннары ясаса, быел  андый омтылу да юк. Тик шулай да  иң матур сын ясаучы хуҗалыклар һәм оешмаларны билгеләячәкбез. Бүләк – иганәчеләрдән, – ди җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин.

Мәдәният йорты каршында бер чыршы бизәсәләр, икенчесенең утлары  тиздән авыл уртасында «Ленин бакчасы» паркында кабыначак. Гыйнвар аенда оешмалар биш көн дәвамында кичен шунда концерт күрсәтәчәк. Әхтәм абый җиккән атка утырып, мәдәният  хезмәткәрләре авылны ураган инде. Чанага сабыйлар да утырган. Кемдер убырлы, Куян, кемдер башка җәнлекләр  булып киенгән. Басуга чыгып, Яңа елны каршы алганнар һәм кызыклы кино төшергәннәр. Менә шуны бәйрәм көнне авыл халкына да тәкъдим итәчәкләр. Лотерея уеннары да  уйнатылачак. Самавыр куеп, коймаклар пешереп, чәй эчү теләге дә юк түгел. Авылда салют аттыру тыелган. Моның өчен читтә махсус урын булдырганнар.

Хәрби операциягә киткән егетләрне дә онытмый авылдашлары. Бергәләшеп мичләр ясап, җылы киемнәр, көрәк, пычкы кебек барлык кирәк-яракларны туплап озатканнар. Бу эшне әфганчы Рашат Салихҗанов оештырса, Ленар Гарипов   ике тапкыр  «ГАЗель» белән ярдәмне ияләренә  илтеп тапшырган. Яңа елдан  соң  тагын юлга кузгалачаклар. Авыл халкы егетләргә күчтәнәчен әзерләгән инде.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү