Разил Камалов: Яңа ел чоры, диюгә, балачак искә төшә

«Ни хәл?» сәхифәсенең бәйрәм чыгарылышы кунакларыннан Яңа ел хатирәләре турында сораштык. Кайсы елны каршылау аеруча исләрендә калган икән?

Разил Камалов, баянчы:

– Иң истә калган Яңа ел чоры, диюгә, балачак искә төшә. Бигрәк тә мәш килеп мәктәптәге Чыршы бәйрәменә әзерләнгән чаклар. Бал-маскарадта катнашыр өчен, миңа әни, апа, абый костюм тегәргә булыша иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда, 1997–2000 еллар була инде ул, мин куян да, тылсымчы да, казак та булып карадым. Ул чакта бездә авылыбызга бер фотоаппарат бар иде. Әнигә рәхмәт: бәхетле, истәлекле мизгелләрне «эләктереп», фотосурәтләр ясап калган. Алар әле дә саклана.


Фикер өстәү