Рәзин Нуруллин: «Мин – журналистикада очраклы кеше»

Рәзин Нуруллинның Татарстан радиосында эшли башлавына ноябрьдә 45 ел тулган икән. Бу язма үзенчәлекле юбилей уңаеннан түгел, шуны гына әйтәсе килә: бездә исеме халык телендә йөргән күпме шәхесләр бар, әмма, алар турында әллә ни белмибез кебек. Рәзин дә әнә шундый «билгесез» билгеле журналистлар рәтенә керә. Күп кеше аны тавышыннан гына таный, үзен җүнләп күргәннәре дә юк. Хәтта Рәзинне мин үзем дә бик белеп бетермим икән, юкса инде 45 ел аралашабыз. Әмма әлеге аралашу, нигездә, «Исәнме, хәлләр ничек?»кә генә кайтып кала.

Шулай, бервакыт Рәзин белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык әле. Аның белән очрашкан саен, күптән булып узган бер вакыйга искә төшә. Минем яңа гына өйләнгән вакыт. Хатын белән трамвайда барабыз. Кинәт арттан берәү җилкәмә кулын куйды да: «Привет!» – диде. Борылдым, яшь кенә бер хатын, күзләрен елтыратып, миңа карап тора.

– Исәнмесез, – дим.

– Сәлам, нәрсә аптырадың, әллә танымыйсыңмы?

– Мин сезне, никтер, хәтерләмим.

– Ничек хәтерләмисең, туйда бергә гүләйт иттек бит!

Аннан ничек котылуым, хатынымның минем белән ничә көн сөйләшмәгәннәрен язып тормыйм. Хикмәт шунда: теге хатын мине Рәзин Нуруллин белән бутаган булган икән. Рәзин белән буйларыбыз да бер чама, йөз кыяфәтләре дә, тавыш тембры да охшаш, хәтта әллә кем булмаган дикциябез дә. Безнең сөйләгәнне игътибар беләнрәк тыңларга кирәк. Бу сүзләремә Рәзин туган үпкәли күрмәсен тагын. Хәер, үпкәләмәс, ул – латинча әйтсәк, адекват, татарчага күчерсәк, «дөрес» кеше.

Таныш түгел кешеләр арасында сүз башласам, әле бүген дә: «Сез Рәзин Нуруллин бит, име! Тапшыруыгызны тыңладык, бик ошады, рәхмәт!» – диючеләр очраштыргалый. Хәтта хатыннарыбыз да мишәр безнең. Менә, уртак сыйфатларыбызны уены-чыны белән санап чыктым инде, ә баксаң, икебез ике төрле кеше икән. Беренчедән, мин мәктәптә укыганда ук киләчәгем, һөнәрем иҗат белән бәйле буласын сизенә идем, ә Рәзин үзен химик итеп күргән, журналистика дигәннәре ике ятып, бер төшенә дә кермәгән. Химия буенча район олимпиадаларында дүрт ел рәттән беренче урынны алган, ә физика, математика буенча республика олимпиадаларында дүртенче урыннан түбән төшмәгән. Рәзин Башкортстанның Яңавыл районыннан һәм Татарстаннан читтә яшәүче күп кардәшләребез кебек Казан дәүләт университетында укырга хыялланган. Мин: «Уфада югары уку йортлары беткәнмени!» – дигәч, ике дә уйлап тормыйча: «Казан университетында Ленин укыган бит», – дип куйды.

Халык шагыйре Разил Вәлиев белән булган бер кызыклы хәлне сөйләдем әле үзенә. Разилгә дә: «Ни өчен нәкъ менә университетта укырга телисең?» –  дигән булганнар. «Монда Ленин укыган бит», – ди икән Разил. Ул университетта озак укымаган. Киткәндә: «Ни өчен китәргә булдың?» – дип сораганнар. «Ленин да ташлап киткән бит», – дигән Разил. Рәзин белән көлешеп алдык та, ул: «Миндә Разил Вәлиевнеке кебек Ленин башлары юк шул», – дип куйды.

Мәктәптә бик яхшы укыган ул һәм химик булырга хыялланып, Казанга җыенган. Кем әйтмешли, «әмма да ликин» берәү: «Химия факультетына кермә, химия бик зыянлы ул», – дип, егетнең күңеленә шом салган. Шуннан соң Рәзин радиофизика, электроника факультетына керү имтиханнары тапшыра. Әмма конкурстан үтә алмый. Туган якларына кайтып, авыл мәктәбендә физика, математика укыта. Буш вакытларында татар теле һәм әдәбиятын укыткан Нәҗибә апасына укучыларның язма эшләрен тикшерергә булыша. Шуннан соң укытучы апасы моңа: «Син татар теле укытучысы булырга тиеш!» – ди. Ул заманда мөгаллим сүзе алтын бәясенә йөри иде бит. Рәзин, ике дә уйламыйча, документларын университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Тик тагын «әмма да ликин» дияргә туры килә инде, документлар кабул иткән бер ханым аңа журналистикага күчәргә тәкъдим итә.

Инде шактый еллар узгач, Татарстан радиосының бер юбилеена багышлап чыгарылган китапта Рәзиннең: «Мин – журналистикада очраклы кеше, әмма радиода очраклы түгел», – дигән сүзләре булыр. Шушы бер җөмләдә Рәзин Нуруллинның бар асылы: «журналистика» дигән мавыктыргыч дөньяга урау юллар белән килүе дә, үз һөнәренә гомер буе тугрылыклы булуы да чагыла. Рәзин – үз тормышын «кирпечләп-кирпечләп» дигәндәй корган егет. Әтисе Ахун абый сугыш яраларыннан вафат булган елны Рәзин әле мәктәпне генә тәмамлый һәм ул «негласный» гаилә башлыгы булып кала. Авылда көтү көтә, тракторда, машинада эшли. Университетны тәмамлаганчы авыл хезмәтеннән аерылмый. Әле терлек симертү совхозына урнашып, СССРның төрле төбәкләренә мал-туар, ит тә ташый.

Мин боларны ни өчен язам? Иҗат кешесе «тормыш университетларын»да тәмамларга тиеш дигән уй күңелемә ныклап кереп урнашканга язам. Язучы да, журналист та бик гыйлемле, мәгълүматлы булырга тиеш дип уйлыйм. Рәзин әнә шундыйлар өммәтеннән. Шуңа күрә ул теләсә кем белән, теләсә нинди мәсьәлә турында сүз куерта, ягъни әңгәмә кора ала. Аның тапшырулары турында нечкәләп язарга җыенмыйм, аларга тамашачы үзе бәя бирсен. Мин аның интервьюларга алдан сорау һәм якынча җавап әзерләмәвен дә беләм. Ул үзе дә: «Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә, «кәҗүнни» сүзне тамашачы да кабул итми, ясалмалыкны беренче җөмләләрдән үк сизә. Мин кеше белән күңел капкаларын каерып ачып сөйләшү яклы», – ди. Ә каерып ачу өчен синең күңел биләмәңдә кешегә күрсәтерлек байлык булырга тиеш. Рәзиндә бар ул.

Рәзин әле – баянчы да, район агитбригадасында якташы Хәмдүнә Тимергалиеваны биетеп, җырчыларны җырлатып йөргән егет тә. Әйе, Хәмдүнәбез биюче дә булган икән. Бу шәхес турында да истәлекләр тупласаң әйбәт булыр иде, халык үзенең асыл егет-кызларын онытырга тиеш түгел.

Иҗат кешесе ничек таныла? Әлбәттә, һәр мәсьәләгә үз фикере, үз идеяләре, үзенчә язу һәм сөйләм алымы булса. Мин Рәзин Нуруллинның инде 33 ел буе «Пар канатлар» дигән тапшырулар алып баруын беләм. Мондый идея ничек туган? Рәзин үзе: «Бу минем идея түгел», – ди.

Бер елны КПСС Үзәк комитеты пленумы совет гаиләсен ныгыту турында карар кабул итә. Совет чорында съездлар һәм пленумнар карары «яктылыгында» газетада, радио-телевидениедә яңа рубрикалар барлыкка килә иде. Рәзиннең җитәкчесе, бөтен барлыгы белән коммунист Варис Зиннәтуллин идеясе һәм хәер-фатихасы белән Татарстан радиосында да «Пар канатлар» тапшырулары башлана.

Рәзин әлеге тапшыруларның офыкларын киңәйтә, мәдәният сарайларында, театрларда «Пар канатлар» дигән гаилә бәйрәмнәре дә оештыра башлый. Анда Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә күркәм гаиләләр катнаша. Халык әлеге тапшыруларны Рәзин Нуруллин исеме белән бәйләп сөйли башлый. Егетебез аларны бүген дә күңел биреп, яратып әзерли, һәр тапшыруны үзе өчен дә бәйрәм дип кабул итә. «Пар канатлар»га мәшһүр язучы, артистларны да чакыра. «Миндә, мәсәлән, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Һидаят Солтановның гаиләләр турында бик гыйбрәтле фикерләре саклана», – дип куйды Рәзин.

«Ә нигә шушы байлыкны китап итеп чыгармыйсың? – дигән идем, көтелмәгән җавап ишеттем:

– Китап язуны да профессионаллар башкарырга тиеш. Җитәкчебез Тәүфыйк Сәгыйтов та инде ничә ел миңа: “Ни өчен китап язмыйсың?” – ди, яхшылап та, ачуланып та әйтеп карый, аңа да: «Тәүфыйк Камәретдинович, мин язучы түгел бит», – дим.

Шулай диде дә туктап калды Рәзин. Нәрсәдер әйтергә икеләнә иде ул. «Язарга үзем дә булышырмын», – дигән булам. Әмма ул: «Уйлашырбыз әле», – диюдән уза алмый. Кызганыч, ә бит гыйбрәтле язмалар архивта тузан эчеп ятарга тиеш түгел. Мәсәлән, Рәзин үзе үк сөйләгәнчә, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтанов истәлекләре – гаилә, мәхәббәт, тугрылык символы. Туйга әзерләнгәндә сугыш башланып, Һидаят ага сөйгәне белән никахлашмыйча фронтка китеп бара. «Сугышта төрле хәл булырга мөмкин. Исән-сау кайта алмасам, балабыз ятим үсәчәк», – ди. Менә кире какмаслык нинди дәлил! Иң әһәмиятлесе, Һидаят абый сугыштан исән-сау кайта, тугрылык саклап аны көткән сөйгән кызына өйләнә һәм алар бәхетле гомер кичерәләр. Шушы вакыйга гына да әдәби әсәрнең нигезе була ала бит! Моны Рәзингә дә әйттем. Тагын уйга калды егет. Аннан кинәт сүзен икенчегә борды. «Беләсеңме, мин законсыз туган бит», – дип куйды.

Баксаң, әтисе Ахун, сугыштан кайтып, Бибимәрфугага өйләнә. Боларның ике баласы туа, шуннан әни кеше тагын корсакка уза. Сугыштан соңгы еллар бик авыр булганлыктан, Ахун белән Бибимәрфуга шушы ике бала җитеп торыр диләр һәм корсак төшерергә район бүлнисенә баралар. Баруын баралар, ә табибә хатын аларга: «Соңга калгансыз», – ди. Шулай итеп, дөньяга Рәзин туа. Моны ул елмаеп-көлеп сөйли, ә мин Ахун абый белән Бибимәрфуга апага эчтән генә рәхмәт укыйм. Ярый, шундый егет туган әле, юкса Татарстан радиосы Рәзинсез калган булыр иде, ә, ул радиода очраклы кеше түгел, дим.

Риман Гыйлемханов


2 фикер

  1. Мәңге яшь, матур, сау-сәламәт бул! Рәзин Ахун улына иң изге теләкләр!

Фикер өстәү