«Ватаным Татарстан» игълан иткән республикакүләм «Минем герой» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Ватаным Татарстан» газетасы  төрле чордагы Татарстан Республикасы геройларын данлау һәм балаларда һәм яшүсмерләрдә тарихи үзаң тәрбияләү, иҗади эшләр ярдәмендә Россия тарихында татар милләтенең урынын билгеләүне күздә тотып, «Минем герой» бәйгесен игълан иткән иде. 

«Минем герой» бәйгесе: ТАВЫШ БИРҮ этабы башлана

Жюри балалар бакчасы сабыйларыннан һәм мәктәп укучыларыннан килгән дистәләгән эш арасыннан иң яхшы 15 эшне сайлап алды. Ә бәйгенең өч җиңүчесе тавыш бирү юлы ярдәмендә ачыкланды.

Җиңүчеләр исемлеге:

1 урын —  Хәйруллин Ильяс, 3 сыйныф / Чаллы, 38нче мәктәп

2 урын — Дәүләтшин Әмир , 11 сыйныф / Арча районы, 7нче мәктәп

3 урын — Харисова Дилия, 3 сыйныф / Кукмара районы, Байлангар мәктәбе

Җиңүчеләрне бүләкләү гыйнвар аенда узачак. Бәйгедә катнашкан һәрбер сабыйга һәм мәктәп укучысына катнашу турында сертификат тапшырылачак.

 


Фикер өстәү