Путин: «Хыянәтчеләр, кайда гына булмасыннар, тиешле җәзасын алачак»

Россия совет җирендә власовчыларның ниләр майтарганын бик яхшы хәтерли. Бүгенге хыянәтчеләрне дә гафу итмәячәк ул. Россия Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте коллегиясе утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Хыянәтчеләрне – ә алар безнең тарихыбызда һәрвакытта да булды – онытмавыгызны, һәркайсын исемләп ачыклавыгызны сорыйм. Без аларга, кайда булуларына, кайчан хыянәт итүләренә бәйсез рәвештә, җәза бирәчәкбез. Башкаларга сабак булсын өчен. Власовчыларның совет җирендә ниләр майтарганын хәтерлибез. Боларын да беркайчан да кичермәячәкбез”, – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, дошман хәрбиләреннән, чит ил наемникларыннан һәм Киев режимы ягына авышкан башка адәм актыкларыннан торучы диверсион-террорчылык бандаларының территориябезгә үтеп керүенә юл куелмады.

Власовчылар – Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар ягында сугышкан генерал Андрей Власов җитәкчелегендәге рус армиясе хәрбиләре


Фикер өстәү