Террорчылык актының хатын-кыз гамәле булуын әйткәннәр

Истанбулда террорчылык актында шартлаудан зыян күрүчеләр саны 81 гә җиткән. Шуның икесе – авыр хәлдә. Бу хакта Төркия вице-президенты Фуат Октай белдергән.

Аның әйтүенчә, туристларның яраткан урыны – Истикляль җәяүлеләр урамында террорчылык актын хатын-кыз кылган. “Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, террорчылык актында һөҗүм итүче – хатын-кыз. Нәкъ менә шул бомбаны шартлаткан”. – дигән Октай.

Исегезгә төшерәбез: Истнбул үзәге Истикляль урамында якшәмбе көнне көндез шартлау булган. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган фаҗигадә 6 кешенең һәлак булуын, 53енең зыян күрүен белдерде. Аның әйтүенчә, башлангыч мәгълүматлар фаҗиганең террорчылык акты булып торуына ишарәли. Ул фаҗига китереп чыгаручыларны гаепләп, аларның тиешле җәза алачагын вәгъдә итте. Башлангыч мәгълүматларга КАРАГАНДА, ИСТАНБУЛ ҮЗӘГЕНДӘ ШАРТЛАУДАН ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘР АРАСЫНДА РОССИЯДӘН КИЛҮЧЕЛӘР ЮК.


Фикер өстәү