Татарстанда бер ир-атны паспорттагы имзасы өчен җиде тәүлеккә «утыртканнар»

Чаллы суды бер ир-атка паспортындагы имзасы урынына АУЕ* дип язып куйган өчен 7 тәүлеккә кулга алуны билгеләгән. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Баксаң, бу ир-ат февраль башында полиция бүлегенә эләккәч, паспортында имзасы урынына Россиядә тыелган җинаятьчел субкультура символикасын ясап куйганлыгы ачыкланган икән.

Судта исә ул паспортында, имештер, әнисенең кыз чагындагы фамилиясе белән имза куйганлыгын расларга маташкан. Сүз уңаеннан, ир-атның берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганлыгын, төрле колонияләрдә “утырып” чыкканлыгын да әйтеп үтәргә кирәк.
Судья, даими эш урыны булмавын, кылган гамәленә карата мөнәсәбәтен исәпкә алып, аңа 7 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза чарасын билгеләгән. Паспорты исә, чынлыгын тикшерү һәм юкка чыгару турында мәсьәләне карау өчен, Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсе миграция мәсьәләләре буенча бүлегенә җибәреләчәк.
* Россия территориясендә тыелган экстремистлык оешмасы


Фикер өстәү