Казанның медицина көллияте директорына җәза чарасын озайтканнар

Казанның Совет районы суды медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдиновага өй аресты җәзасын декабрьгә кадәр озайткан. Бу хакта “БИЗНЕС Online” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: республиканың Иминлек һәм икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре быел август ае башында 64 яшьлек директорны тоткарлаган. Аңа барлыгы 250 мең сумлык ришвәт алуда гаепләү белдерелгән. Акчаның медицина көллиятенә (Зөһрә Хисаметдинова соңгы 25 ел эчендә әлеге уку йорты директоры булып эшләгән) керүчеләрдән тапшырылуы ачыкланган. Моннан тыш судта тикшерүче Хисаметдинованың ришвәт алу рәвешендә 100гә якын коррупцион җинаять кылганлыгын әйткән. Өендә тентү вакытында 17,5 миллион сум акча табылган.

Хисаметдинова гаебен танымаган һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. 6 октябрьдә аның өй аресты срогы чыкканлыктан, тикшерү җәза чарасын озайту турында үтенечнамә белән мөрәҗәгать иткән. Элекке директор кимендә 6 декабрьгә кадәр өй арестында тотылачак.

Сүз уңаеннан, Зөһрә Хисаметдинова кулга алынганан соң медицина көллияте директоры вазыйфасын башкаручы итеп Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы мөдире Алексей Шулаев билгеләнгән.


Фикер өстәү