Танылган музыкантның мәетен тапканнар: аның башы ярылган

Әмма һәлак булу сәбәбе кыйнауга бәйле түгел.
“Руки вверх!” төркеменең элекке музыканты Дмитрий Капырин вафат булган. Аның канга баткан мәете Мәскәүдәге фатирында табылган. Дмитрийның башы ярылган, дип хәбәр итә “ria.ru”, музыкантның әтисе сүзләренә таянып.

Әтисе әйтүенчә, улы берничә көн элемтәгә кермәгән. Борчуга төшкән ир хатыны белән улларының фатирына барып чыгырга булган. “Башы ярылган, чын мәгънәсендә канга баткан хәлдә ята… Күптән түгел генә миңа кемнәр беләндер низаглашып йөрүе турында әйткән иде”, – дип сөйләп үткән һәлак булган клавишникның әтисе. Аның сүзләренә караганда, тикшерү үлем сәбәбенең кыйнауга бәйле түгеллеген ачыклаган.
Агентлыкка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, музыкант йөрәк өянәгеннән үлгән булырга тиеш.

Безнең белешмә: Владимир Капырин 1987 елның 1 мартында туган. Берничә ел дәвамында “Руки вверх!” төркемендә (солисты – Сергей Жуков) клавишник булган.


Фикер өстәү