Марат Кәбиров: «Ни өчен өстәлгә терсәкләрне куеп утырырга ярамый?»

Бер мәлне дини табында өстәлгә терсәкләрне куеп утырганмын. Кемдер шелтәләде: «Алай итәргә ярамый, гөнаһ була». Бу миңа бик сәер тоелды. Ислам дине ул – бик күп нәрсәләргә рөхсәт бирә, искәрмә ясый торган киң күңелле дин. Мондый вак-төяккә артык әһәмият бирмидер. Аннан соң, мин – дин тотмасам да, Коръәннең үзем белгән телләргә тәрҗемә ителгән бөтен вариантларын да укып чыккан кеше.

Дингә кагылышлы бүтән китапларны да читкә куйганым юк. Алар бит әле тарихи мирас, рухи байлык буларак та бик әһәмиятле. Күп нәрсәләрне тиешенчә аңлый алмаган сурәттә дә алар сиңа әйтеп бетергесез хәзинә бирә: төрле юнәлешләргә этәрә, зиһенеңне һәм хыялыңны чарлый. Гомумән, дингә кагылышлы яхшы китапларны дин әһелләре генә укырга тиеш түгел. Мондый хәзинәдән һәркем файдаланырга тиеш. Ләкин берсендә дә өстәлгә терсәкләнеп утыру турындагы сүзне очратканым юк иде. Миңа кисәтү ясаган кеше дә моның ник шулай икәнен әйтә алмады.

Ләкин минем бу хакта беренче ишетүем генә булмаган икән. Кечкенә вакытта берничә кабат шулай әйткәннәрен искә төшердем. Һәм күбесенең дингә бәйләнмәгән табында икәнен. Малай чагыбызда өлкәннәр әйткәнне без күп очракта картайгач кына хәтергә төшерәбез, аңлый башлыйбыз бит. Мин дә искәрмә түгел.

Терсәкне өстәлгә куеп утыру ул минем канга сеңгән, гадәткә кергән инде. Гомер буе кабатлана торган бер күренеш ул: терсәкләр – өстәл өстендә, алар арасында – компьютер… Яки дәфтәр, кәгазь бите… Куллар аста булса, мин үземне ниндидер астыртын эш эшләгән, ярамаган гамәл кылган кебек тоям. Бу табынга да күчә торгандыр инде. Кафеда яки ресторанда, мәсәлән, бергә утырган кешеләрнең кулы аста булу шик уята башлый. Бәлки, бу тойгы миндә генәдер инде, бәлки, туксанынчы елларда егет булып әвәләнгән кешеләрнең күбесендә бардыр. Кырыс дәвер иде бит инде. Кулын өстәл астында тоткан кешедән нәрсә көтәргә дә белми торган заман. Әллә акча чутлый ул, әллә пистолет тартып чыгара…

Ләкин шундый сүз бар икән, аның ниндидер сәбәбе булырга тиеш. Әби-бабайлар, кәрәзле телефонда уйный белмәсәләр дә, акылсыз кешеләр булмаган бит инде. Алар һәр нәрсәне исәпкә алып, алдын-артын карап яшәргә тырышкан. Шуңа без күз алдына да китерә алмаслык авырлыкларны җиңеп яшәгәннәр.

Бер мәлне күп кеше җыелган мәҗлестә утырырга туры килде һәм мин әлеге фикернең сәбәбен ачыклагандай булдым. Без, гадәттә, дини йолаларны буй җитмәслек итеп күз алдына китерәбез бит инде. Ләкин кайберләренең нигезендә бөтенләй гади күренешләр ята бугай. Чөнки дин ул борын-борыннан тәмугка яки оҗмахка урын әзерләү белән генә чикләнмәгән бит инде, фани дөнья мәсьәләләрен хәл итү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү нигезе дә булган. Кайбер нәрсәләрдә Алла һәм бәндә мөнәсәбәтеннән бигрәк, көнкүреш ихтыяҗларын хәл итү күренеше ята торгандыр.

Хәзер без мул тормышта, иркендә яшибез. Кунак чакырсак та, үзебез барсак та иркен. Элек алай булмаган. Хәтта без үскән вакытта да авыл кешесенең өе кечкенә була торган иде. Ниндидер бәйрәм вакытында шул өйнең олы ягын бушаталар да өстәл коралар. Безнең ише бала-чаганы артык мебельләр күчерелгән кече бүлмәгә тутырып, тәмлүшкәләр белән алдап тоталар, я бөтенләй урамга куып чыгаралар. Чөнки киләсе кунаклар – санап бетергесез. Хәтта иң зур дигән өй дә кечерәеп кала. Алар, кереп, табын янына утырыша. Барысының да кулы – тез өстендә. Чөнки кулыңны өстәл өстенә куярлык, терсәкләрне җәеп утырырлык түгел. Болай итсәң, ике яктагы күршеңне дә кысарга мәҗбүр буласың. Әдәпсезлек була. Димәк, син – башкалар турында уйлый белми торган мәнсез бәндә.

Терсәкләргә бәйле фикернең нигезендә шушы күренеш ятадыр, дип уйлыйм мин. Үз дәвере өчен бик мөһим булган әдәп кануны. Дингә аның бер катнашы да юктыр сыман. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Марат Кәбиров


Фикер өстәү