Татарстан Хөкүмәте Йортында Рәис Юлламасын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

Быел республикада мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты кебек 4 меңнән артык бина төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында әйттеләр.

Министрлар Кабинетында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыруга бәйле киңәшмә узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, җыелышып фикер алыша торган документ ул – Татарстан Рәисе тарафыннан социаль-икътисадый үсешнең бу елга билгеләнгән өстенлекле юнәлешләренең «генераль» планы.

– Ул республиканың тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән һәм икътисад тармагы, социаль өлкәне генә колачлап калмыйча, гомумсәяси юнәлешләргә дә кагыла. Мәсәлән, гражданнарны идарә итүгә, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен саклау процессына җәлеп итүне күздә тота. Безне Фәнни-технологик үсеш елы кысасында максатчан эш көтә, – диде Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, икътисад өлкәсендә, сәнәгать һәм экспорт мөмкинлекләрен үстерү, агросәнәгать комплексы һәм эшкуарлыкны үстерү, аларга ярдәм итү белән беррәттән, икътисад тармакларын кадрлар белән тәэмин итү буенча да эш алып барылачак, тормышның барлык өлкәләренә дә цифрлы технологияләрне кертү юнәлешендәге чаралар дәвам иттереләчәк.

– Планның социаль ягы, элеккечә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрен үстерүгә юнәлдереләчәк. Патриотик тәрбия, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар биреләчәк. Документны тормышка ашыру халыкара хезмәттәшлекне һәм эчке туризмны үстерүне дә күз уңында тота, – диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Тәгаен эшләр турында Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

– Безнең төп бурыч – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, – диде ул. – Моның өчен Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысасында колачлы эш алып барыла. Быел социаль-мәдәни өлкәгә караган 4070 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм төзекләндереләчәк. Бу – яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары. 960 ишегалды, шулай ук иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Быел республикадагы 68 объектта эшләр тәмамланачак, – диде ул.


Фикер өстәү