31 әбине үтергән “Идел буе маньягы” гаебен танымаган

Татарстан Югары суды Радик Таһиров буенча кузгатылган эшнең гаепләү өлешен төгәлләгән.

Татарстан Югары суды “Идел буе маньягы” Радик Таһировның эше буенча гаепләү өлешен төгәлләгән. Вәхши 36 җинаять очрагы: 31 үтерү һәм берничә тапкыр һөҗүм итү очрагы буенча үз гаебен танымаган. Шул ук вакытта Таһиров кулга алынган чакта, наркотик матдәләргә акчасы җитмәү сәбәпле әбиләрне үтерүен белдергән булган.

Адвокат Марат Аширов сүзләренә караганда, Таһиров башлангыч тикшерү барышында үзенә басым ясауларын, башта үз гаебен тануының, янәсе, шуңа бәйле булуын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: Радик Таһиров 31 үтерү очрагы буенча гаепләнелә. Корбаннары – өлкән яшьтәге хатын-кызлар: вәхши аларны буып үтергән һәм акчаларын урлаган. Маньякның эзенә төшү 9 елга сузылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул инде 2011 елда ук беренче тапкыр җинаять кылган. Соңгы тапкыр – 2012 елда. 2020 елның декабрендә Казанда кулга алынган. Россиянең 15 шәһәрендә җинаять кылган.


Фикер өстәү