Мәскәүдән очучы самолетта бер пассажир вафат булган

Мәскәү – Куляб рейсы пассажиры очыш вакытында җан биргән.

Мәскәүдән Таҗикстанның Куляб шәһәренә очучы самолет рейсы пассажиры очыш вакытында вафат булган. Бу хакта “ТАСС” “Уральские авиалинии” компаниясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Стюардлар хәле киткән ир-атка тиешле медицина ярдәме күрсәтсә дә, аны үлем тырнагыннан йолып кала алмаган. Пассажирның вафат булуы турында кичекмәстән һава судносы командирына хәбәр ителгән. Ул Самара аэропортына мәҗбүри рәвештә төшеп утыру турында карарга килгән.


Фикер өстәү