Яшен тизлегендә тарала. Мәктәптә 12 кешедә кызамык ачыкланган

Казанның 18 нче номерлы мәктәбендә кызамык ачыкланган! Узган атна уртасында республикада әнә шундый хәбәр таралды. Баштарак бу чирне бер балада тапсалар, күп тә үтми аларның саны бишкә җитте. Бу юлларны язганда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәктәптә барлыгы 12 кешедә кызамык ачыклануын хәбәр итте. Шуларның берсе – укытучы.

Кызамык беренче сыйныф укучыларында табылган. Аларның барысы да кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган. Мәктәптә мондый вакцинадан баш тартучыларның гомуми саны – 116. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта кызамык йоктырган укучылар укытучылары белән бергә инфекцияле авырулар хастаханәсендә дәвалана.

– Балаларның гомеренә куркыныч янамый, алар савыгуга таба бара. Эпидемик күрсәткечләр буенча кызамыкка каршы прививка ясала. Вакцина җитәрлек, алар барлык дәвалау оешмаларында да бар, – дип белдерделәр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта 18 нче мәктәптә дезинфекция үткәрелгән, уку дәвам итә. Әмма дәресләргә кызамыкка каршы прививка ясаткан укучыларны гына кертәләр.

Белгечләр кызамыкны яшен тизлегендә тарала торган мәкерле чир дип атый. Кызамык белән авырган кеше бу чиргә каршы иммунитеты булмаган 100 кешенең 95енә тиз арада чир йоктыра ала.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, кызамык гадәти ОРВИ кебек башлана. Температура күтәрелә, борынга томау төшә, ютәл борчый.

– Авыруның бишенче-алтынчы көненә вирус йоткылыкның лайлалы тышчасы аша канга үтеп керә, шул рәвешле бөтен организмга тарала. Нәтиҗәдә тәнгә тимгелләр чыга. Ул башта биткә чыга, аннары акрынлап корсакка, аякларга тарала. Кызамыкны башка чирләрдән аерып торган иң төп билге бу, – ди Баш инфекционист.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова сүзләренә караганда, кызамыкның нәтиҗәләре тагын да аянычрак.

– Кызамык белән авырганнан соң, өлкәннәрдә пневмония башланырга мөмкин. Балалар өчен хәлләр тагын да аянычрак тәмамлануы бар. Кызамык аркасында баланың баш мие тулысынча ялкынсынырга (панэнцефалит) мөмкин. Иң куркынычы шул: әлеге чир бала кызамык белән авырып терелгәннән соң биш еллап вакыт узгач кына пәйда була. Бала начар укый, баш авыртудан зарлана башлый. Авыру торган саен көчәя генә. Ата-ана эшнең нидә икәнен аңлый алмыйча тилмерә. Ахыр чиктә, бала инвалид ук калырга мөмкин. Ул нәкъ инсульт кичергән кеше кебек хәрәкәтләнә, сөйләшә алмый башлый, башы эшләми. Шуңа күрә балаларга иң беренче чиратта кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш, – ди табиб.

 

Сан

Ел башыннан бирле республикада кызамык йоктыруның 119 очрагы теркәлгән. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39,6 тапкыр (!) күбрәк. Узган ел Татарстанда ел дәвамында 146 кеше кызамык йоктырган булган.

 


Фикер өстәү