Казаннан Антальяга очучы самолет пассажиры вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” TourDom.ru туристлар порталы хәбәренә таянып яза.
Самолет 17 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 12.44 сәгатьтә Казаннан очып киткән. Һавада кинәт кенә бер пассажир – 17 яшьлек инвалид кыз үзен бик начар хис итә башлаган. Анда йөрәк өянәге башланып, йөрәге туктаган.
Самолеттагы ике табиб кызның йөрәгенә массаж ясаган, ясалма сулыш алдырган. Ләкин алар үсмерне үлем тырнагыннан йолып кала алмаган.
Нәтиҗәдә Төркия авиакомпаниясе лайнеры Казахстанның Уральск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat